понедельник, 5 января 2009 г.

Чаллыда тентүләр уздырылды


Чаллыда 282нче маддә нигезендә гаепләнүчеләр саны артты. Милли хәрәкәт җитәкчеләре һәм вәкилләре милләтара низагъ тудыруда гаепләнә.
Чаллыда татар милли хәрәкәте активистларыннан Рәфис Кашаповка гына Русия җинаятьләр кодексының 282нче маддәсе нигезендә гаепләү белдерелгән иде. 282нче маддә милләтара, рассачалык һәм динара дошманлык тудыру белән бәйле. 4 гыйнвар көнне мондый гаепләү белдерелгән кешеләр саны шактый артты. Бу көн Чаллы татар милли хәрәкәте тарихында аерым бер вакыйга булып кереп калуы ихтимал. 4 гыйнвар көнне Чаллыда яшәүче милли хәрәкәт җитәкчеләренең һәм вәкилләренең фатирларында, эш урыннарында тентүләр уздырыла. Тентү нәтиҗәсе шундый - дистәләгән капчык китаплар, документлар, һәртөрле язмалар, санакларны көч структуралары хуҗаларыннан тартып ала. Тентү бер үк вакытта диярлек Милли Мәҗлес рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгьзасы Фәүзия Бәйрәмова, Милли Мәҗлес депутаты Фаик Таҗиев, БТИҮнең элекке рәисе Зиннур Әһлиуллин, “Чаллы яшьләре” газетасы баш мөхәррире Дамир Шәйхетдинов фатирларында һәм берничә офиста уздырыла. Милли Мәҗлес депутаты Фаик Таҗиев “Азатлык”ка болай дип белдерде:“4 гыйнварда мин өйдә юк чакта прокуратура һәм ФСБ фатирда тентү уздырыра. Татар бәйсезлегенә кагылышлы бик күп кәгазьләрне, китапларны, 6 ел эшләмәгән санакның эчке дискын, 1996 елда улым язган хатны да кара капчыкка салып чыгып киттеләр. 2 гыйнвар көнне мәхкәмә безгә карата карар чыгарган. Ул 2008 елның 20 декабрендә узган Милли Мәҗлес сессиясендә кабул ителгән Халыкара оешмаларга Татарстан суверенлыгын тануны сорап җибәргән мөрәҗәгатьләр белән бәйле. Алар мөрәҗәгать җибәрелгән санакны эзли. Имеш, бу мөрәҗәгать Русия җинаятьләр кодексының 282нче маддәсенә туры килә икән. Милләтара низаг чыгуы мөмкин, диләр”, диде Фаик Таҗиев.Фәүзия Бәйрәмова фатирына тентү уздырырга кергән Федераль куркынычсызлык хезмәте вәкилләр, аңа милләтара низагъ тудыра торган хәбәрләр таратуда гаепләү белдерә. “4 гыйнварда фатирыма милиция һәм ФСБ офицерлары бәреп керде. Бәреп керде дим, чөнки мин аларны башта кертмәдем. Аннан МЧС белән пычкылар алып килгәч, ачарга мәҗбүр булдым. Миңа ФСБ офицерлары Илдар Зайнулов, Марсель Идрисов, милиция лейтенанты Мадис Зәйниев һәм 2 шаһит керде. Тентү турында мәхкәмә карарлары бар иде. Интернеттан милләтара ызгыш тудыручы хәбәр тараткансыз, диделәр. Тентү 3 сәгать барды. Бик күп кулъязмаларны, санакны, китапларны, Вил Мирзаянов адресы язылган конвертны алдылар”, ди Фәүзия Бәйрәмова.“Фатирның ишегенә милициянең участок инспекторы шакыды. Инспектор белән бергә ФСБдан Александр Исаенков, милициядән Сергей Ковалев та бар иде. Тентү барышында өйнең асты өскә килде. Санакны, тагын бик куп кулъязмаларны алып киттеләр”, диде Зиннур ӘҺлиуллин. Чаллыдагы татар милли хәрәкәте вәкиле Рәүф Гыйззатуллин фатирында тентү булмый. Әмма ул да килеп туган вәзгыятькә үз фикерен белдерде: “Халыкара оешмаларга Милли Мәҗлес исеменнән киткән мөрәҗәгать берничә татар гына уйлап чыгарган акт түгел. Ул 1552 елдан бирле килә торган мәсьәлә.”Ә менә шушы тентү эшләрен оештырган һәм алып барган оешма вәкилләренең фикере нинди? Чаллы бүлегендә кизү торучы офицер “Азатлык” хәбәрчесен Чаллы прокуратурасы каршында оешкан тикшерү комитетына җибәрде. Әлеге комитетның җитәкчесе урынбасары Евгений Лизунов: “Тикшерүнең яшерен булуына басым ясап, бернинди мәгьлүмат бирмибез”, дип белдерде.

Комментариев нет: