воскресенье, 2 августа 2009 г.

Поездка в Иж-Буби, Иж-Бубига саяхәт

423823 г. Набережные Челны, Новый город, 18/06-51к., Тел. (8552) 38-17-61, 32-28-62,
8-906-330-47-73, tatar_center@yahoo.com, р/с 40703810120000000061 “Автоградбанк” г. Наб. Челны, ИНН 1650068424, БИК 049240748, к/с 30101810100000000748, КПП 165001001

Поездка в Иж-Буби


15 августа 2009г., учитывая многочисленные просьбы челнинцев-ветеранов войны и труда, пенсионеров, людей среднего возраста, студентов и школьников – Набережночелнинское отделение (НЧО) ТОЦ организует однодневную экскурсию в село Иж-Буби Агрызского района Татарстана – на Родину знаменитого центра мусульманского просвещения - медресе Иж-Буби.
Этот важнейший очаг просвещения мусульманских народов Волго-Уральского региона основан в 1781 г. В 1860 году Ахмеджан-бай построил для него третье здание. В это время медресе находилось под ведением Габдулгаллям-хазрата, который руководил им до 1875 года. Сын Ахмеджана Мухаммеджан-хаджи, перенявший от отца эстафету заботы о медресе, построил сразу два новых здания для него.
С 1881 года преподавал в медресе и руководил им Габдулгаллям Гигматуллин. При нем медресе получило дальнейшее развитие. С 1895г. сыновья Г. Нигматуллина Губайдулла и Габдулла продолжили дело отца. Медресе Иж-Буби стало признанным центром просвещения мусульман, известным во всей России. Шакирды изучали в нем арабский, турецкий, французский языки, общую историю, математику, физику, химию, работал класс русского языка. В 1910 году были открыты кабинеты географии и химии.
Качество обучения и воспитания было высокое. Учились и преподавали такие знаменитые личности, как Н.Думави, З.Байчурина, Д.Губайди, Дж. Валиди. Медресе содержалось исключительно благодаря материальной и финансовой помощи богатых татар, купцов и промышленников.
Цель экскурсии - ознакомление с музеем медресе Иж-Буби, размещенном в школе этого села, с историей медресе, с памятными местами. Ведь каждый народ должен знать свою историю и своих исторических личностей.
Экскурсия рассчитана на ветеранов войны и труда, пенсионеров и школьников. Для всех участников экскурсии проезд и питание бесплатное, имея в виду помощь спонсоров.
Отъезд на автобусах в 7.00 часов утра 15.08.09г. (суббота) от дома 18-06 Нового города, приезд в тот же день вечером.

Иж-Бубига саяхәт

Чаллы халкының күп санлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, Татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлеге Әгерҗе районының Иж-Буби авылына сәяхәт-экскурсия оештыра.
Бу авыл гасрылар буе эшләп килгән атаклы Иж-Буби мәдрәсәсе белән билгеле. Идел һәм Урал буйларында яшәүче мөселманнар арасында дан казанган һәм тарихыбызга кереп калган бу белем учагы 1781 елда ачылган. 1860 елда Әхмәтҗан-бай аңа өченче бина төзеп биргән. Ул вакытта мәдрәсәнең җитәкчесе Габделгалләм-хәзрәт булган һәм анда 1875 елга кадәр эшләгән. Әхмәтҗан-байның улы Мөхәммәтҗа-хаҗи эшенең изге эшләрен дәвам итеп мәдрәсәгә ике яңа бина төзеп биргән.
1881 елдан мәдрәсәдә укытучы һәм җитәкче булып Габелгалләм Нигматуллин эшли башлаган. 1895 елдан аның уллары Гобәйдулла һәм Габдулла атасының эшләрен дәвам иттерәләр. Бу вакытта Иж-Буби мәдрәсәсе мөселманча белем бирүнең күренекле үзәге буларак бөтен Рәсәйгә таныла. Дин гыйлеме бирү белән беррәттән мәдрәсәдә математика, физика, химия, тарих фәннәре, гарәп, төрек, француз телләре өйрәтелә, рус классы эшли. 1910 елда география һәм химия кабинетлары ачыла. Белем һәм тәрбия бирүнең сыйфаты югары була. Мәдрәсә тулысынча татар байлары карамагында була, аларның матди һәм финанс ярдәме белән яши.
Патшка хөкүмәте мөселманнарның (татарлар, башкортлар һ.б.) югары сыйфатлы белем алулары бөтенлай ошамый. 1911 елда пантөркичелектә һәм панисламчылыкта гаепләнә мәдрәсә ябыла. Бу хәл Татарстанда хәзерге вакытта татар-төрек лицейларының ябылуын хзтерләтә.
Сәяхәткә барырга теләүчеләр – сугыш һәм хезмәт ветераннары, пенсионерлар, мәктәп укучылары, студентлар. Спонсорлар ярдәменә нигезләнеп, бару-кайту – бушлай. Ашау-эчү шулай ук.
Сәяхәттә катнашучылар Иж-Буби мәдрәсәсенең музее белән һәм авылдагы тарихи урыннар белән танышачаклар.
Автобуслар 15 августта (шимбә көн) иртән 7.00 сәгатьтә Яңа шәһәрнең 18/06 йорты яныннан китәчәк, кайту – шул ук көннең кичендә. Белешү өчен тел. 38-17-61, 8-906-330-47-73.

Председатель НЧО ТОЦ Рафис Кашапов

Комментариев нет: