среда, 9 сентября 2009 г.

Татарстан Президенты М.Ш. Шәймиевкә

Ачык хат.
Хөрмәтле Минтимер әфәнде!

 Быел 30 августта Республика көне – Татарстанның Суверенлык бәйрәме Яр Чаллы шәһәрендә бөтенләй үткәрелмәде.
 Шәһәрнең үзәгендә − “Азатлык” мәйданында бары тик чәчәкләр бәйрәме узды. Бу бәйрәмнең асылы – төп идеологиясе рус халкы әкиятләрендәге “Өч баһадирга” (“Три богатыря”) багышланган иде. Аларның өчәр метр биеклектәге атлары һәм кулларына корал тоткан гәүдәләре чәчәкләргә күмелеп тора, башка экспонатларга караганда өстен булып, халыкның игътибарын үзенә җәлеп итә. Тагын аларга “Аленький цветочек” һәм “Дед Черномор” өстәлгән. Әйтерсең лә, 30 август – Республика көне түгел, ә рус әкиятләре көне. Элеккеге елларда татар халык әкиятләренә дә урын бирелә иде. “Су анасы”, “Шүрәле”, “Камыр батыр”, “Гөлчәчәк”, мәшһүр Сөембикә образы һәм башкалар милләтебез вәкилләренең күңеленә хуш килә, шатлык һәм горурлык өсти иде. Быелгы чәчәк бәйрәмендә боларның берсе дә булмады.
 Коралланган һәм атка атланган “Өч баһадир”ның чәчәк бәйрәменә, бигрәк тә Республиканың Суверенлык игълан иткән көненә нинди мөнәсәбәте бар икән? Уңай юнәлештә фикер йөрткәндә бернинди мөнәсәбәте юк. Ләкин мәкер дигән нәрсәне искә алганда аның мәгънәсе бик ачык сизелә: “Менә сезгә суверенитет! Көтеп торыгыз! Безнең кулда корал әзер!” Димәк, “Өч баһадир” – безнең табигый омтылышларыбызга, киләчәгебезгә карата кисәтү символы һәм турыдан-туры каршы чыгу булып тора. Шулай булгач, киләсе елларда мондый кораллы кисәтүчеләргә чәчәк бәйрәмендә һәм башка очакларда да урын булырга тиеш түгел.
 Республика көнендә үткәрелә торган чәчәк бәйрәмендә чәчәкләрдән төзелгән Татарстан флагы һәм гербы, халкыбызның яраткан ашамлыклары чәк-чәк, бәлеш, өчпочмак һәм башкалар урын алса – болар һәркем тарафыннан табигый рәвештә кабул ителер иде, бәйрәмне бизәүче күренешләр булыр иде. Киләчәк бәйрәмнәргә без шуны тәкъдим итәбез.
 Көне буе яңгыраган музыкада да безнең моңнар бөтенләй ишетелмәде. Бәйрәмне ачып җибәрү рус телендә булды.
 Мондый хәлләр шәһәр җитәкчеләрен һич тә бизәми. Узган 2007 елда да шундый ук хәл булган иде һәм Сезгә бу турыда хәбәр җиткерелгән иде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары А.З. Зәйнуллинның бу уңайдан А.Г. Гобәйдуллинга язган җавап хатында (исх. № 1208 от 12.11.07г.) “күрсәтелгән кимчелекләрне искә алып эш итү күздә тотыла” дип язылган. Әмма бу вәгъдә 2009 елда тормышка ашмады.
 Хөрмәтле Президент әфәнде! Сез безнең бу хатны ихтибарсыз калдырмассыз дип ышанабыз.
 Бу хат Марат Мөлеков исемендәге Бөтентатар иҗтимагый үзәге Яр Чаллы бүлегенең.


Җыен рәисе Рәфис Кашапов
Җыен сәркәтибе Гамиль Камалетдинов


Комментариев нет: