четверг, 5 ноября 2009 г.

Татарстанда беренче Җәмигъ мәчете Чаллыда булачак

Мәчетнең проекты  
Чаллыда 1993 елда Җәмигъ мәчете нигезенә таш куела. 16 ел эчендә төзелә алмаган Җәмигъ мәчетенә тагын бер тапкыр нигез ташы салу тантанасы узды. 
Әлеге Җәмигъ мәчетенә 1993 елда нигез ташы салынгач, анда беркадәр төзү эшләре барды. Мәчетнең 99 метрлы үзәк манарасы өчен Уфадан тимер-бетон боҗралар да кайтарылды. Миллионлаган сумнарга субайлар сугылды, җир эшләре башкарылды. Хәзер инде элек сугылган субайлар күмелгән. 
"16 ел эчендә биредә якынча 80 миллион сумлык эш башкарылган", ди шушы елларда Чаллының танылган эшмәкәрләре бертуган Кашаповлар. Хәзер инде Чаллыда төзелә торган Җәмигъ мәчете тарихының башын әллә ни искә төшерергә яратмыйлар.

Нигез ташы салу тантанасында чыгыш ясаучылар да “бу эшне башлаучыларга рәхмәт, ләкин ул вакытларны онытсак, хәерлерәк, булыр дигән, фикерне әйттеләр. Җәмигъ мәчетенә нигез ташы салу тантанасына бу юлы Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рамил хәзрәт Юнысов, Чаллы хакиме Илдар Халиков, оешма җитәкчеләре, мөселманнар килгән иде. 
Йөзләгән кеше катнашкан тантананы Чаллы мөхтәсибе Әлфәс Гайфулла ачты. Чаллы хакиме Илдар Халиковның моңа кадәр булган татарча чыгышлары “исәнмесез, рәхмәт” кебек сүзләр белән бетә иде. Шәһәр башлыгы бу юлы татарча сөйләргә җөрьәт итте. Ул 90нчы елларда мәчет өчен шушы җирне рәсмиләштерә алучыларга хөрмәтен белдерде.
“Бу – Чаллы өчен генә түгел, татар халкының рухи үсешенә нигез ташы салу. Чаллы – безнең яраткан шәһәр. Ул – безнең мәркәзебез. Нигез ташы салу – эчкечелеккә, наркоманиягә, башка бозыклыкларга, адашканнарга тугры юлны табарга ярдәм итәр”, диде Татарстан Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рамил Юнысов. 
Беренче субай сугыла
Яңа төзелә торган Җәмигъ мәчетенең имамы итеп Мәлик Ибраһим билгеләнгән. Ул, бердәмлек белән мәчетне төзү җиңел булачак, дигән фикердә. 
Чаллыдагы Җәмигъ мәчете төзелеше фонды рәисе Салихҗан Гайниев: “Мәчет бинасы 4 катлы булачак. Аның ике манарасы 76 метр, тагын ике манарасы 52шәр метрга күтәрелә. Биредә 200 шәкерт өчен ислам уку йорты, кунакханә, хәләл-кафе, сәүдә нокталары була. Мәчетне 3-4 елда төзү фаразлана”, ди ул.
http://www.azatliq.org/content/article/1870488.html

гафиулла газиз

Фонд финансовой поддержки строительного комплекса «Соборная Мечеть» Тел 58-50-82
Р\счет 40703810105020006574 к/с 30101810000000000805 БИК 049205805 ОАО «Ак Барс» Банк г.Казань
ИНН 1650152806 КПП165001001


Комментариев нет: