четверг, 10 декабря 2009 г.

Помощь Рафису Кашапову



“Акчаң юк икән, фатир җиһазы белән түлә”

9 декабрь көнне Рәфис Кашаповка Чаллының мәхкәмә приставлары 5 көн эчендә 82 мең сум акча түләү турында карар тоттыралар. Әлеге 82 мең сум Кашаповка 2003-2004 елларда гаепсез рәвештә төрмәдә утырганда, психбольницада яткырганда тотылган чыгымнар өчен бирелгән иде. Мәхкәмә карары белән быелның октябрь аенда мәхкәмә бу акчаны кире алу турында яңа карар чыгара. Рәфис Кашапов бу акчаны 5 көн эчендә түли алмаса, фатирындагы җиһазлар, башка мөлкәте кулга алыначак икән. “Бу көннәрдә Фәүзия Бәйрәмова һәм Дамир Шәйхетдингә карата мәхкәмә эшләре бара. Чаллы ТИҮе аларны яклап, төрле чаралар үткәрә. Мәхкәмә приставларының шулай тиз хәрәкәт итүләрен шуның белән аңлатам”, ди Рәфис Кашапов. Әлбәттә, притсавлар таләп иткән 82 мең сумны кире кайтарып, җиңел генә котылу юлы бар бит. Кашапов мондый юл белән ризалаша, “ләкин, мондый акча булса, мин аны хәзер үк илтеп бирер идем. Ә миндә барлыгы 14 мең сум акча бар. 4-5 мөн эчендә бу сумманы табу мөмкин түгел. Бизнестагы элекке дусларының, аркадашларымның да хәлләре авыр. Кризис аларга да сукты”, ди ул. Чаллыдагы татар милли хәрәкәте җитәкчеләре Фәүзия Бәйрәмова, Рәфис Кашапов, “Азатлык” татар берлеге рәисе Дамир Шәйхетдин яңа 2010 ел алдыннан хөкем ителү, мөлкәтне тартып алу вәзгыятендә калдылар. http://www.azatliq.org/content/article/1900830.html

Бүген Рәфис Кашапов тормыш иптәше Нурзия белән кичке 4-5 арасында ГЭС бистәсендә суд приставлары белән очраштылар. Рәфис һәм Нурзия түләү вакытын өч айга сузарга сораганнар, суд эшләре, кредитлар булу сәбәпле тиз генә түләп бетерү булмавын әйткәннәр. Пристав башлыгы Миннегалиева Альбина Флюровна икесенә дә сораулар биргән: “Нинди кыйбат милекегез бар? Өй җихазларыннан башка нәрсәгез бар?”. Алар Лада 2114 булуын әйткәннәр. Пристав шуны белгәч, ул машинаны 150 мең сумга хакын куябыз һәм арестка алуны тәкъдим иткән. Кашаповлар моңа риза булмаганнар. Миннегалиева 15 декабрьгә хатле туләүне таләп иткән, әгәрдә шул вакытка түләмәсәләр, 82 меңнең 7% (5740 сум) процентын өстәмә алына. Алдан ук рәхмәтебезне белдерәбез, мөмкинлегегез булса: Кашапов Рафис Рафаилович 423832, Татарстан, Набережные Челны, пр. Дружбы Народов, дом №52/41 кв. 216. (Новый город, 38/13-2-216). tatar_center@yahoo.com

Комментариев нет: