понедельник, 15 ноября 2010 г.

Татарстан президентсыз каламы?


Сулдан уңга: Зәки Зәйнуллин, Рәис Сөләйманов, Яна Амелина, Сергей Сергеев
Татарстанда президентлыкны саклап калып булачакмы?
Ни өчен Татарстан җитәкчелеге Мәскәү ихтыярына каршы көрәшмәскә булды?

Инде хәзер Русиянең гадәти бер төбәге булып саналырга мәҗбүр ителгән Татарстан сәясәтендә сәер, беренче карашка аңлап булмый торган хәлләр күзәтелә. Барысы да Чечня президенты Рамзан Кадыйровның Русиядә бер генә президент булырга тиеш, дип әйтүеннән соң башланды. Татарстан түрәләре Рамзан Кадыйров тәкъдиме республикада яклау тапмаячак дип белдерсә дә, Мәскәү Татарстанны сындыра алды. Конституцияне үзгәртү өчен эшче төркем төзелде, Татарстан президент атамасыннан баш тартырга риза булды.
Шул уңайдан “Азатлык” радиосында “Татарстанда президентлыкны ничек саклап калырга?” дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе узды. Анда сәясәтче Сергей Сергеев, язучы, милли хәрәкәт ветераны Зәки Зәйнуллин, Мәскәү журналисты Яна Амелина, Казан федераль университетының Евразия тикшеренүләр үзәге җитәкчесе урынбасары Рәис Сөләйманов катнашты.
Татарстанда президентлыкны ничек саклап калып була?
Саша Долгов
http://www.azatliq.org/content/article/2217590.html

Комментариев нет: