четверг, 12 мая 2011 г.

Кырым татарлары, без сезнең белән!



1944нче елның 18 маенда Совет хакимияте карары белән кырым татарларын туган җирләреннән депортациялиләр (ягъни, башка җиргә көч белән күчерәләр). Аларны Урта Азиягә җибәрәләр. Шул депортация вакытында күп кенә кеше үлә, бер берсен югалталар, күп газап кичергә туры килә. Депортациянең сәбәбе дип кырым татарлары фашистлар яклы дигән ялган сәбәп игълан ителә.
Шул исәптән 18 май 2011 елны чәршәмбе "АЗАТЛЫК" Татар яшьләре берлеге кырым татарларына — безгә тугандаш халыкка теләктәшлек күрсәтеп, аларның кайгыларын уртаклашып «Кырым татарлары, без сезнең белән!» шигаре астында марш аннан соң «Сәяси репрессияләр корбаннары хәтеренә" һәйкәл янында җыен уздыра...

Маршның маршруты: җыелабыз Бауман урамы ахырында — урам сәгате тирәсендә, 18:30да аннан кузгалабыз плакатлар һәм байраклар белән Бауман урамы буйлап, борылабыз уңга Астрономическая урамына, чыгабыз Лобачевский урамына, аннары паркка һәйкәл кырыена.
Җыенда һәйкәл кырыенда депортация вакытында хәлак булган кешеләрне искә алу, алар хөрмәтенә дога кылу булачак. Шулай ук мәгънәви шигырьләр cөйләнәчәк.
Барысы да ШӘҺӘР АДМИНИСТРАЦИЯСЕ белән килешелгән!
Бу чараның максатлары:
1)кырым татарларының кайгыларын уртаклашу;
2)татарлар һәм кырым татарлары арасында тугандаш һәм дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту;
3)җәмагатчелекнең игътибарын бу мәсьәләгә җәлеп итү.
------------------------------
18 мая 1944 года по указу Советской власти крымских татар депортируют (насильственно переселяют) с родных земель. Их отправляют в Среднюю Азию. При депортации многие люди погибают, теряют друг друга, переносят много страданий. Причиной депортации объявляется ложная информация якобы крымские татары на стороне фашистов.
По этому поводу Союз татарской молодёжи «Азатлык» 18 мая 2011 года в среду в знак солидарности крымским татарам — братскому народу, разделяя их беду, под лозунгом «Крымские татары, мы с вами!» проводит марш, а затем митинг-собрание возле памятника «Памяти жертв политических репрессий».
Маршрут марша: собираемся в конце улицы Баумана возле уличных часов, в 18:30 начинаем марш по улице Баумана, затем поворачиваем направо на Астрономическую улицу, выходим на Лобачевского, затем в парк к памятнику.
Во время митинга-собрания возле памятника будет вспоминание тех событий, чтение молитв в честь погибших, а также чтение смысловых стихотворений.
Всё согласовано с ГОРОДСКОЙ АДМИНИСТРАЦИЕЙ!
Цели данного мероприятия:
1)выражение солидарности крымским татарам в их беде;
2)укрепление братских и дружеских отношений между татарами и крымскими татарами;
3)привлечение внимания общественности к данной проблеме.
.Место: Баумана урамы, Астрономическая, Лобачевского, Казань. Начало:18 мая в 20:30


Nail Nabiullin
http://tatar-gazeta.ru/

Комментариев нет: