воскресенье, 3 июля 2011 г.

Сабантуйлы Америка. Көнчыгыш.


Президент Медведевның Казан Сабантуенда чүкеч белән бәрүе, Шыгырдан Сабантуе гөрләп узган арада туган илдән еракта торган милләтәшләребез дә тик ятмый. Сүз, Америка Кушма Штатларында яшәп гомер итүче татарлар турында. Кояшның кызу вакытларында зур Американың Көнчыгышы яр буенда, зур мәмләкәтнең иң зур һәм танылган шәһәрләрендә Вашингтонда һәм Нью-Йоркта Сабантуйлар булып узды.
Үз кулына җаваплылыкны беренче булып Вашингтон шәһәре алды. Бу каланы артык мактау кирәкми. Бары шунысын гына әйтеп үтәргә кирәк: хәзерге Американың тиз үсеш чоры нәкъ менә шушы шәһәр белән бәйле. Капитолий, Сенат һәм башка тарихи, мөһим урыннары белән танылган бу шәһәр. Озын сүзнең, кыскасы: Вашингтон – АКШның башкаласы.
Алмагачлар чәчәк ата майның унбишләрендә, ә Вашингтон Сабантуе 28 майның кызу көнендә үтте. Әлеге чара быел нибары икенче тапкыр үтә. Моның сәбәбен оештыручылар Вашингтонда татар гаиләләре аз булуы белән бәйли, ләкин аларның барыбер дә татарлыкларын онытмаганлыкларын ассызыклап үтәләр. Сан-Франциско, Нью-Йорк (Нью-Йорк турында сүз соңрак булыр) татар диаспоралары турында Татарстанда һәм башка илләрдә яшәүчеләр инде ишетеп беләләр, ләкин ничек Вашингтондагы татарлар турында белмибез соң? Бу сорау белән без, әлеге Сабантуй оештыручыларының берсе Илмир Әхмәтҗановка мөрәҗәгать иттек. “Дөресен генә әйткәндә, әлеге Сабантуйда Вашингтонда яшәүчеләр саны әллә ни күп түгел. Оештырганда без иң беренчел максат итеп, якын-тирәдә яшәүчеләр өчен иң уңайлы урынны табуны куйдык. Чөнки, моңарчы иң якын Сабантуй булган Нью-Йорк шактый еракта урнашкан, ә бит калган шәһәрдә яшәүче татар милли җанлы яшьләренең дә үз милләтләрен онытасы килми. Шуңа күрә без һәрберебезгә компромисс таптык. Алтын Урта дип әйтсәк тә була. Күп кенә элемтәләрне интернет ярдәмендә булдырдык”, – дип әйтеп үтте Илмир.
Хәзерге вакытта Питтсбург шәһәрендә яшәп ятучы Илнар Фатыховның әлеге бәйрәмгә үз карашы. “Сабантуйларны һәм башка кичәләрне үткәрү чит җирләрдә бик кирәкле чара, чөнки мондый кичәләр үзебезнең телебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклап калырга булыша, – дип әйтеп үтте Илнар. – Халык моны аңлап бер-берсенә тартыла, дуслаша һәм элемтә тотырга тырыша. Хәттә элек татарча белмәгән милләтәшлеребез дә татар телен өйрәнә башлады. Икенчедән ул күңел ачу, ял итү. Бергә җыелып төрле уеннар уйнау, җырлау, бию, ул үзеннән үзе бер кучкенә вакыйга, чөнки кешеләр эшләрен калдырып американың төрле төбәкләреннән киләләр. Димәк, халык үзенең мәдәниятенә омтыла. Үз арабызда бүгенге көндә без татар телен һәм мәдәниятен өйрәнергә омтылучыларны күбрәк күрәбез. Ә кемнең теләге юк, аларны арканлап та китерә алмабыз”.
Вашингтон Сабантуен оештыруга зур өлешне шулай ук башка егет-кызлар да керткәннәр. Шакир Мурадымов, Рәмзия Шакирова, Алсу Гарифуллина, Илнар Фатыхов, Динә Будко, Әнвәр Гәделшин һ.б. Аларны саный китсәң вакытыбыз җитмәс. Һәрберсенең Америка җирлегендә яшәвенең үз язмышы. Мисал өчен, Шакир дистә ел тирәсе элек әти-әнисе белән Казахстаннан күченеп килгәннәр, Рәмзия белән Илнар Казаннан, Алсу Нью-Йоркта үскән, хәзер Брюссельдә яши, татар белән бәйле һәр чарада актив катнашып тора, Динә Чиләбе өлкәсеннән, Әнвәр Үзбәкстәннән. Шулай да дөньяның төрле почмакларыннан булсалар да, егет- кызлар чит җирдә гел бергә булырга тырышалар. Менә шушы бердәмлек аркасында инде буш җирдән Сабантуй килеп чыккан. Шунысын да әйтеп үтү кирәктер, әлеге “халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап килүче мәшһүр бәйрәм”не оештырырга беркем дә акчалата ярдәм күрсәтмәгән. Вашингтон тирәсендә яшәүче татарлар мәхәллә системының иң яхшы үрнәкләренә нигезләнеп, финанс ягын үзләре кайгыртканнар. Бу сезгә Казанда дәүләт хисабына оештырылган, президент керә дип гади халык керә алмаган ябык Сабантуй түгел дә шул…Алкоголь эчемлекләр сату нокталары да юк, ашау да сатуда юк. Ләкин, “Бердәмлектә – көч!” дип юкка гына әйтмиләрдер. Табында булган барлык ризыкны оештыручылар үз куллар белән ясаганнар. Монда йортта әзерләнгән чәк-чәкләр, өчпочмаклар, вак бәлешләр…Ашап тор гына һәм бәйрәм рухы белән дәртлән! Дәртләнүчеләр саны 150-200 гә җиткән дип хәбәр иттеләр миңа. Ә катнашучылар географиясы Американың көнбатышы Калифорниядан башлап Канадага кадәр ирешкән. Монда әле генә килеп урнашкан яшьләр һәм шушында туып үскән әбиләр-бабайлар да булган. “Аллага шөкер” диясе генә кала. Афәрин, яшьләр!
Америка татарлары бәйрәме бер Сабантуй белән генә чикләнеп калмый. 20 июнь көнне дөньяның иң зур шәһәрләренең берсе Нью-Йоркта да Сабантуй бәйрәме булып узды. Моңарчы әлеге чара Америка Татар-Төрки Җәмгыяте тарафыннан “Әтиләр көне” дип оештырылган. Элек Сабантуй, бәйрәм формасында үтмичә табигатькә чыгып утыру белән генә төгәлләнеп калса, хәзер соңгы елларда бик нык активлашкан татар яшьләре ярдәме белән зур чарага әверелде.
Хәзер инде зур концерт-тамаша, 500 кешедән торган зур бәйрәм күренешләре беркемне дә битараф калдырмас иде. Сәхнә түрендә, олысы кечесе, үзешчән артистлар, танылган шәхесләр чыгыш ясый. Танылган шәхес дигәннән әлеге чарада танылган язучы, милли хәрәкәт ветераны Айдар Хәлим дә катнашты. Айдар абыйны тормыш җилләре АКШка ташлаган. Монда ул, билгеле фән докторы, шулай ук милләтче Вил Мирзаяновта кунак иткән арада шушы зур бәйрәмне әйләнеп уза алмаган. Америкада яшәүче милләтәшләребезгә татарча китаплар, сувенирлар бүләк итте. Чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хаты да яңгырады. Гомүмән, бәйрәм бик киеренке рухта үткән, булса кирәк. Чөнки әлеге тамашаадан соң беркем дә үзләренең соклану хисләрен яшермәде. Кем белгән, бәлки әлеге чарада танышкан йөрәкләр тиздән гаилә корырлар, ә милли рух белән сугарылган кунакларның милли үзаңнары артыр. Барысы да үзебез кулында!

“Американы ачты” Нури Садретдин
http://www.tatartime.com/

Комментариев нет: