суббота, 30 июля 2011 г.

Ураза: озын көннәр, кыска төннәр - У мусульман начинается большой Пост – месяц Рамазан



1 августка каршы төндә мөселманнарның Изге Рамазан ае башлана.

Рамазан – барлык гөнаһлардан пакълану, күңелләрне сафландыру, күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае. Ай дәвамында без үзебезнең калебебезне чистартабыз, иманыбызны ныгытабыз, энергия җыябыз, тулы бер еллык көч туплыйбыз.

Рамазан аенда ураза тоту һәрбер мөэмин мөселман өчен фарыз гамәл. Ураза – ул ризыктан һәм судан гына тыелып тору түгел, ә иң беренче чиратта үзеңнең рухыңны чистарту, иман ныклыгына ирешү. Әлеге айның һәр минуты кыйммәтле, шуңа да Аллаһы алдында зур җаваплылык белән үткәрергә тиешбез, бары шул чакта гына Аның киң рәхим-шәфкатенә ирешербез.

Әлеге изге айны барыбызга гыйбадәттә үткәрергә язсын, төннәрне Аллаһыга зикер кылып, Коръән укып һәм якыннарыбызны сөендереп үткәрик. Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә барыбызга да көч һәм сабырлык бирсен! Тоткан уразаларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне, догаларыбызны, укылган тәравих намазларыбызны кабуллардан кылса иде. Амин!

С понедельника, 1 августа для мусульман всего мира начинается священный месяц Рамазан.
В этот месяц нельзя принимать пищу и воду в течение светового дня (только ночью).
Завершится Рамазан 30 августа большим праздником Ураза-байрам. В этот день принято посещать могилы близких, раздавать пожертвования бедным, дарить подарки и просить друг у друга прощения.
Уразу-байрам в некоторых мусульманских регионах, например Башкортостане, уже объявили выходным днем.
Завершится он большим праздником Ураза Байрам

Комментариев нет: