пятница, 5 августа 2011 г.

Башкортстан татарлары IV Корылтае



1980-90 нчы елларда Башкортстанда яшәүче татарлар арасында сәяси hәм иҗтимагый оешмаларга җыелу омтылышы күзәтелә. “Милли мәҗлес”, “Мәслихат”, “Татар морзалары мәҗлесе” оешмалары барлыкка килде. Ә 1997 нче елда беренче тапкыр Башкортстан татарлары Корылтае уздырылды. Анда милләт этносын, мәдәниятен hәм телен саклау кебек мөhим сораулар куелды. Корылтайның нәтиҗәсе башкарма комитет формалашу булды.
Бу елның 20-25 октябрькөннәрендә Уфада Корылтай дүртенче тапкыр узачак. Анда Башкортстанның 39 районыннан 200 вәкиле катнашачак, hәм шулай ук республика җитәкчеләре чакырылды.
Башкортстан халкының яртысыннан күбесе татарлар. Корылтайда аларның милли бәйсезлеге, мәдәнияте, гореф-гадәтләре h. б. темалар күтәреләчәк.

Комментариев нет: