суббота, 4 февраля 2012 г.

Чаллы җыенында Кашапов Зюгановны якларга чакырды


Чаллы ТИҮ рәисе Рәфис Кашапов (с) һәм КПРФның Чаллы бүлеге рәисе Татьяна Гурьева, 4 февраль 2012
4 февраль шимбә көнне Чаллыда үткән урам җыенында сүз декабрьдә узган сайлаудагы хәрәмләшүләр хакында барды. Татарстан һәм Русия Үзәк сайлау комиссияләре рәисләре Фомин һәм Чуровны эштән алу таләпләре әйтелде. Чаллы ТИҮ рәисе Рәфис Кашапов президент сайлауда Зюгановны якларга чакырды.

3 февраль көнне Чаллыга Русия дәүләт думасы рәисе урынбасары Олег Морозов килде. Аның сәфәре шимбә көнне үтәсе урам җыеннарына туры килүе очраклы идеме – билгесез.

“Илдәге теләсә нинди үзгәрешләр хәзерге системаны җимерергә, какшатырга да тиеш түгел. 20 ел узган саен корабны кирегә, кискен рәвештә сулга яки уңга борырга ярамый. Дөньядагы бер генә ил дә, бер генә сәяси-икътисадый система да мондый ташлануларга, борылышларга чыдый алмаячак”, – диде ул хакимияттәге чыгышында.

Олег Морозов 4 декабрьдә үткән сайлауның легитим булуы хакында думада уртак фикергә киленеп, карар кабул ителүен дә белдерде.

Җыенга килгән халык​​4 февраль көнне Чаллыда урам җыены “Гадел сайлаулар һәм яхшы тормыш!” дигән төп шигарь астында узды. Җиңү паркында булган каршылык җыенында коммунистлар өстенлек итте. Аларның дистәләгән әләмнәре арасында берничә яшел әләм күренде. Җыен уртасында гына аларга бер “Яблоко” әләме өстәлде.

Каршылык чарасы КПРФның Чаллы бүлеге рәисе Татьяна Гурьева чыгышы белән башланды. Ул бүгенге хакимиятне парламент сайлавында алдашуда гаепләде.

“Хәрәмләшүчеләр җаваптан китәргә тиеш түгел. Алар дәүләт күләмендә җинаять эшләде һәм халык нәфрәтенә лаек. Караклар арасында укытучылар да бар. Алар педагог булып эшли алмый. Русия хакимияте легитим түгел. Инкыйлаблар легитим булмаган хакимиятне бәреп төшерүдән башлана”, - диде Гурьева.

Әлеге җыенда иң соңгы булып сүз Чаллы ТИҮ рәисе Рәфис Кашаповка бирелде. Ул мәйданга җыелган 250 чамасы халыкны киләсе президент сайлауда КПРФ җитәкчесе Геннадий Зюганов өчен тавыш бирергә чакырды.

Аннан соң Җиңү Паркында җыелган халыкның бер өлеше Чаллы хакимияте янындагы “Азатлык” мәйданына кадәр җәяүле урам йөрешендә катнашты.


http://www.azatliq.org/content/article/24473597.html
гафиулла газиз

1 комментарий:

rustam комментирует...

придется все-таки за зюганшина-больше вообще не за кого