вторник, 21 февраля 2012 г.

Урта Әләзән янында дуңгыз фермасы салынмаячак


Пенза өлкәсе Городищенский районы Урта Әләзән авылы халкы иң зур татар авылы янында дуңгыз фермасы салуны туктатты. Бу турыда Пенза өлкәсе губернаторы Василий Бочкарев бедергән.
Әләзәннәр авыл янында дуңгыз фермасы төзүне туктатуны сорап, берничә тапкыр төрле оешмаларга мөрәҗәгать итә. Ахырда дуңгыз фермасы төзүче скандинав инвесторларына ук хәлне аңлатып бирәләр. Шуннан соң инвесторлар дуңгыз фермасын Каменский районында салырга була.
Скандинав инвесторлары Пензада 105 млн. евролык өч дуңгыз комплексы ачарга җыена.
Урта Әләзән дөньядагы иң зур татар авылы санала. Урта Әләзән авыл җирлегендә 2450 хуҗалыкта 9410 кеше яши, 9 мәчет эшли. Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтен мөфти Әделша Юнкин җитәкли.
http://www.tatartime.com/?p=7694

Комментариев нет: