воскресенье, 26 февраля 2012 г.

Чаллыда урамга коммунистлар гына чыкты


4 март үтәчәк президент сайлауга бер атна кала Чаллы коммунистлары сайлауда гаделлек таләп итеп урам җыены үткәрде.
Чаллыдагы урам җыеннарында соңгы вакытта коммунистлар гына тырышлык күрсәтә. Алдагы җыеннарда мәйданнарда яшел, “Яблоко” әләмнәре дә күренсә, 26 февраль якшәмбе көнне Җиңү паркында узган җыенда фәкать кызыл әләмнәр генә җилфердәде. Башка җыеннар белән чагыштырганда катнашучылар саны да азрак иде.
Сүзне беренче булып КПРФның Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов алды.
​​“4 мартта канун кысаларында “хезмәт һәм капитал” арасында “сугыш” булачак. Хезмәт – безнең фирка, безнең халык. Капитал – Жириновский, Миронов, Путин. Путин үзенең миллиардларын, үзен саклау өчен көрәшәчәк. Русиядә 20 ел инде реформалар юк. Аның бер генә эше дә нәтиҗә бирмәде. Шушы хакта киң халыкка җиткерергә омтылыгыз”, – диде Татарстан коммунистлары башлыгы.
Аннан соң КПРФның Чаллы комитетында яшьләр белән эшләүче Рушан Вәлиуллин сүз алды.
“Путинның Лужникидагы чыгышын бик озаклап күрсәттеләр. Бу чыгыш Каддәфинең бәреп төшерелер алдыннан ясаган чыгышына ошап тора. Без хакимияткә кануни юл белән килергә җыенабыз. Ләкин хакимият сайлауны кануни уздырырга җыенмый. Менә мин хәзер хокук органнарына, ФСБ, полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәм. Сез кая карыйсыз? Сайлауга әле керешмәгән, инде хокук бозулар күзәтелә. Чаллыда студентларны үз сайлау бүлгеләре буенча открепителный талоннар алырга мәҗбүр итеп, үзләре укыган бинада тавыш бирдерәләр. Мәктәпләрдә, шифаханәләрдә дә шундый талоннар алдырып, шул ук урыннарда тавыш бирдерәләр. Гадел сайлау шулай буламы? Прокуратура бу эшләрне тикшерә башларга тиеш”, – диде Вәлиуллин.
Чаллы милли хәрәкәте сайлау алдыннан урам җыеннары оештыра алмады. Андый җыеннар булса, коммунистлар арасыннан анда килүчеләр булыр идеме?
Җыенда катнашучы Илсур Гомәр улы
​​“Мин милли хәрәкәт оештырган җыеннарга теләп килер идем. Бу хәрәкәтне җанландырырга кирәк. Рәфис Кашаповка карата гел эзәрлекләү бара. Яшь көчләр дә кирәк. Ул җыеннарда мин татар мәктәпләренә, мәдәниятенә игътибарны көчәйтү турында да әйтер идем. Без Путин белән ун елдан артык идарә ителәбез. Алга таба болай яшәп булмый. Илдә гел фаҗига. Ул хакимияткә дә мөселманнарны “бәдрәфтә дә манчыйм”, дип килгән кеше”, – дигән фикерен җиткерде Роза Исламова.
“Карагыз, шифаханәләр, мәктәпләр бетеп бара. Авыл бетә. Хәзер барысы да акчага корылган. Сайлауда курыкмыйча, кемне телисез, шуны сайлагыз”, – диде Наилә Фазлыева.
Әлеге урам җыенында йөзгә якын кеше катнашты. Ярты сәгатьлек чыгышлардан соң, алар сафларга тезелеп, урам йөрешендә катнашты.
http://www.azatliq.org/content/article/24496783.html

Комментариев нет: