среда, 21 марта 2012 г.

Зиннур Әһлиуллин: "Татарга ике юл бар – йә көрәш, йә үлем"


2011 елның 30 апрелендә Чаллыда яшәүче Ольга Самсон “Татарстанда урыс телен яклау” исеме астында хакимият рөхсәте белән урам җыены уздырган иде. Бу җыенда Чаллы ТИҮ вәкилләре белән Зиннур Әһлиуллин да катнашты. Җыенда урыс халкын кимсетә торган сүзләр әйткән, шигарләр күтәргән өчен дип аңа җинаять эше ачылды.
Зиннур Әһлиуллинга карата җинаять эше буенча беренче мәхкәмә утырышы быелның 29 февралендә узды. 21 мартта өченче утырыш булды.

Әһлиуллинның нинди гамәлләре җинаять эше кузгатуга сәбәп булган соң? Гаепләү материалларыннан күренгәнчә, Зиннур әфәнде әлеге урам җыенына “Не уважаешь язык коренного народа – чемодан, вокзал, Россия” һәм “Татарстан – не Россия” дип язып, ике шигар алып килгән. Җыен барышында да урыс милләтен кимсетә торган сүзләр әйткән икән. Гаепләүләрдә аның бу эше Русия Конституциясе нигезләренә һәм дәүләт иминлегенә каршы җинаять дип бәяләнә.

Җыен барышында “Татарстан – басып алынган дәүләт”, “Бу – безнең җир. Сезнең җир – Мәскәү тирәләрендәге Русия” һәм башка шундый сүзләре дә гаепләүдә урын ала. Әлеге сүз-шигарләргә тикшерүчеләр психологик анализ ясаткан. Аның нәтиҗәләренә күрә, алда әйтелгән сүзләр һәм шигарләр милләтара дошманлык һәм нәфрәт уятырга мөмкин икән. Шул ук вакытта бу өндәмәләр татарларны һәм Татарстанны Русиядән аерылырга да котырта булып чыга. Шуның белән экстремизмны, Русия бөтенлегенә каршы гамәлләрне яклауга кайтып кала”, дип бәяләнә Зиннур Әһлиуллинның җыендагы эшчәнлеге. Бу җинаять эшенә дистәләгән шаһит җәлеп ителгән.

21 марттагы хөкем эше иртәнге 9да башланды. Зиннур әфәндегә теләктәшлек йөзеннән 15ләп кеше килгән иде. Урыннар булмау сәбәпле, барысы да хөкем залына кертелмәде. Утырыш башланып ике сәгать узар-узмас, ике тапкыр тәнәфес игълан ителде. Икенче тәнәфес барышында без бирегә килүчеләрнең фикерләрен белештек.

​​“Бу мәхкәмә өстән кушылган заказ буенча бара. Бүген бездә Путин режимы. Моны татар халкын мыскыллау дип тә әйтеп була. Урыслар янәсе, үз телләрен аз укыталар, кимсетәләр дип күрсәтәләр. Урамга чыгып карагыз, татарның яртысы үз телен белми. Татарстанда урыс телен белмәгән берәр урысны таба аласызмы? Төп нәтиҗә шунда. Безнең хакимияттә утырган татарлар да татар исемен генә йөртә. Урысның һәр теләген 10 тапкыр арттырып үтәргә әзер торалар. Аяныч күренеш. Татар чыгышлы түрәләр белән татар халкын изәләр. Андыйларның төп мәсләге – кәнәфи белән акча. Басып алучы җирле хакимияткә гел сатылган кешеләрне китерә.

Ләкин хаклык безнең якта. Шуңа да курыкмыйбыз. Үз телеңдә укый, сөйләшә алма, димәк, хокукларыбыз юк. Читтән килгән халык безгә хуҗа булып ята. Ул чагында безгә аның тормышы да кирәк түгел. Ике юл кала: йә көрәш, йә үлем”, диде гаепләнүче Зиннур Әһлиуллин.

​​“Зиннур белән мин 80нче еллар азагыннан таныш. Ул гади халык арасыннан чыккан бөек шәхес. Татар милли хәрәкәтенең фидакарь эшчесе дияр идем аның хакында. Моннан 20 еллар элек эшләгән хезмәтләренә әле дә бәя биреп бетерә алмыйбыз. Ул Чаллыда милли хәрәкәтне оештыручыларның берсе. Татарстанга мөстәкыйльлек таләп итеп “Азатлык” мәйданында ачлык акциясен башлап җибәрүче дә ул. Ләкин кол хәлендә яшәгән татар халкы бу күренешне әлегә кадәр аңлап бетерә алмый.

Бүген хакимияттә утырган татар түрәләре дә милли хәрәкәткә, Әһлиуллинга бурычлы. Узган гасырның 90нчы елларында Чаллы хакимиятендә башка милләт кешеләре утыра иде. Бүгенге татар түрәләрен хакимияткә милли хәрәкәт китерде. Зиннурга карата башланган мәхкәмә эшендә татар түрәләренең дә гаебе бар. Бүген монда меңләгән кеше килеп, Әһлиуллинны мәхкәмә бусагасын таптарга юл куймаска тиеш иде. Кызганыч, халкыбыз яраклашкан, куштан, буйсынган һәм үзе бу халәтен аңлап бетерми”, дип саный “Азатлык” татар яшьләре берлегенең элекке рәисе Тәлгат Әхмәдишин.

“Азатлык” радиосы сәхифәләрендә Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим, Зиннур Әһлиуллин кебек шәхесләрне “чәйнәүчеләр” күренгәләп тора. Кайвакыт миңа да эләгә. Мондый кешеләр алар кебек көрәшеп, эш күрсәтеп, алар кебек мәхкәмә каршына басып карасыннар иде. Зиннурга килгәндә, Борис Ельцин Чаллыда вакытта ул ачлык мәйданында иде. Үзе белән башкаларны да ияртте. Ул чорда ук Әһлиуллин зур шәхес иде, бик күпләрне милли азатлык көрәшенә күтәрә алды. Аның бу эшләрен хәзер күрергә теләмәүчеләр табылып тора. Алар арасында түрәләр дә, журналистлар да бар.

Бу мәхкәмә эшенә телевидение, радио, газетлар, татар матбугаты өелеп килергә тиеш иде. Ләкин алар куркытылган, бастырылган һәм мескен хәлдә. Менә бүген дә “Вечерние Челны” газеты хәбәрчесе Алсу Газизова “мин – русскоязычный” дип Зиннурга каршы күрсәтмә биргән. Болай барсак, татар бер-берсен чукындыра башлаячак. Мондый татарларга каршы мәхкәмә юллары белән көрәшергә тиешбез”, дип белдерде Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов.

​​“Бу мәхкәмә тулысы белән кәмиткә ошаган. Күз алдына килә: иңенә бер тонна йөк күтәргән кеше янына берни дә күтәрмәгән кеше килеп, нигә әле син берни дә күтәрмисең, ди. Бу карагруһчыларның түбән ниятләрен Ольга Самсон аша башкарырга телиләр. Путин режимы көлке хәлгә төшеп бара. Бу татарны хөкем итү илнең никадәр черегәнлеген раслый.

Татарның Зиннур кебек егетләре урамда аунап ятмый, алар сирәк. Ул татар халкы алдында зур эшләр башкарган шәхес. Бездә яһүдләрдәге кебек бер-береңә җылы сүз әйтү, күңелен күтәрү кебек сыйфатлар җитмидер. Бездә бәлки белем дә җитмидер. Зиннур халкына тугры булды һәм тугры кала. Кызганыч, бүген бирегә бар татар килергә тиеш иде”, дигән уйларын җиткерде мәхкәмәгә шаһит буларак чакырылган Айдар Хәлим.

Әлеге мәхкәмә эшенең дәвамы 26 мартка билгеләнде. Гаепләнүче Зиннур Әһлиуллин фаразлавынча, монысы инде соңгы утырыш булырга да мөмкин.
http://www.azatliq.org/content/article/24523072.html

Комментариев нет: