среда, 28 марта 2012 г.

Чаллыда чираттагы Коръән уку бәйгесе узды


2010 елда узган Коръән уку бәйгесендә 250гә якын бала катнашкан, узган ел 260тан арткан. Быел 28 мартта узган бәйгедә катнашучылар саны беркадәр кимегән. Бу күренешкә балаларның ислам диненнән читләшүләре сәбәп түгел.
Әлеге бәйге үзенең башлангыч чорында Чаллы күләмендә генә танылу алган иде. Тора-бара бәйге республикакүләм чарага әйләнде. Соңгы елларда Коръән укудагы осталыкларын күрсәтү өчен бирегә башка республикалардан, өлкәләрдән дә килә башладылар.
“Бу бәйге бездә гадәткә керде, 17нче тапкыр үткәрәбез. Башта без аны Чаллы җирлеге өчен генә башлаган идек. 3-4 ел буена ул төрле яшьтәге Чаллы балалары өчен генә барды. Соңрак бу бәйгегә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны да җәлеп иттек. 5-6 елдан соң безгә башка төбәкләрдән дә кушылучылар булгач, республика дәрәҗәсенә җиткердек. Соңгы 4-5 елда күрше республика, өлкәләрдән дә килеп катнаша башладылар. Хәзер инде сыйфатны арттыру өстендә эшлибез, таләпләрне дә арттырабыз. Чөнки торган саен җиңүчеләрне ачыклау авырлаша бара.
​​Бүгенге бәйгегә балалар күбрәк килер дип көткән идек. Чөнки катнашучылар саны ел саен артып торды. Быелгы бәйге һава шартларына бәйле булды. Кичә-бүген бик нык бураннар булды. Хәтта күршедәге Тукай районындагы ике авылдан чыга алмаганнар. Башкортстан, Удмуртия кебек чит төбәкләр хакында сүз дә алып барып булмый. Килә алганнар килде”, дип аңлатма бирде Чаллы мөхтәсибәте имам-хатыйбы Әлфәс хәзрәт Гайфулла.
Коръән уку бәйгесе барышында Киров өлкәсенең Көлмез районы Көлмез авылыннан килгән Васыйл Хаҗиев, аның оныгы Рания белән дә әңгәмә кордык. Авылларында татарлар, марилар, удмуртлар һәм урыслар яши икән.
“Без үзебез дә Рания шикелле вакытларда Аллаһ юлында булып, аларга шул юнәлешне теләдек. Бабаларыбыз заманында динне саклау өчен шушы кара урманлы якларга килеп утырганнар. Аллага шөкер, бездә әле татар киемнәре, татар сөйләме сакланган. Бездә балалар 3 яшьтән мәчеткә йөри башлый, 11 сыйныфны бетергәнче шул юлда. Мәчетебез ачык, барысына да дәрес бирергә тырышабыз”, ди Васыйл абый.
Рания әйтүенчә, аның яулык бәйләп йөрүенә, мәчеткә баруына, намазлар укуына көлеп караучылар юк икән. Авылдаш кызлар-малайларның күбесе шушы юлда. Рания 6 яшендә намаз укырга өйрәнгән.
​​“Мин – Ижаудагы “Иман нуры” мәчете имамы. Бәйгегә биш баламны алып килдем. Балаларны иманлы итеп тәрбияләүдә никахның, ир хатынының әһәмияте бик зур”, дип саный Равил Газизов.
Галия ханым Гыйлметдин бәйгене кызыксынып күзәтүчеләрнең берсе иде. Аңа биредә барысы да бик ошаган. Ата-аналар белән балаларның, балаларның үзара мөнәсәбәтләре, киемнәре анда соклану хисләре тудырган.
Бәйге барышында Коръән укучыларның исемнәре әйтелмәде. Алар сан белән чыгыш ясадылар. Бусы хәрәмләшүләргә юл куймау максатыннан эшләнгән. Коръән укучыларга төрле район һәм шәһәрләр мәчетләре имамнарыннан торган казыйлар төркеме бәя бирде.
Төрле күрсәткечләр буенча сигез балага беренче, тагын сигезенә икенче, өченче урынга шулай ук сигез бала лаек булды. Барлык катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды.
http://www.azatliq.org/content/article/24530490.html

Комментариев нет: