суббота, 7 апреля 2012 г.

“Татар дозор – 2012” уенында катнашырга чакырабыз!


21 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында “Үзебез” яңа буын хәрәкәте “Татар-дозор” уенын оештыра. Быел ул инде өченче тапкыр узачак, аңарда катнашырга теләүчеләр саны артканнан арта. Уен кызык, бүләкләре дә менә дигән! Казан буйлап берничә маршрут буенча төрле кызыклы биремнәр үтәп, җиңү яуларга мөмкин. “Татар-дозор”да катнашыр өчен мәктәп, гимназия, югары, урта уку йортлары студентлары, иҗади коллективлар, маҗара һәм татар телен яратучылар һ.б. командаларга туплана ала. Ләкин берничә шарт бар:

1. Командада 7 кеше булырга тиеш.

2. Командалар оештыручыларга татар телен исәпкә алмаган Татарстанның дәүләт телләре турындагы канунны бозу хакында төрле оешмаларга, сәүдә үзәкләренә, җитештерүчеләргә кимендә 5 хат язарга тиеш (җибәрелүне исбат итәр өчен скриншот ясарга кирәк булачак).

3. Шулай ук урамдагы хаталы элмә такталарының фотоларын салып җибәрергә кирәк. Аларның саны кимендә 5 данә булырга тиеш.

4. “Мин татарча сөйләшәм!” темасына 3-4 минутлык видеоролик төшерергә кирәк.

5. Шулай ук “Татар дозор” уенының логотибын уйлап чыгарырга тәкъдим итәбез.

Болар барысы да оештыручыларга 18 апрельгә кадәр электрон вариантта тапшырырга кирәк булачак.

Квестта катнашыра теләк белдереп, барлык шартларны сыйфатлы һәм җитез башкарган 6 команда сайлана, алар 21 апрельдә квестта катнашачак.

Команданың үз видеокамерасы, фотоаппараты булырга тиеш. Командалар шәһәр буйлап “Мин татарча сөйләшәм!” логотибы төшерелгән футболкалардан йөриячәк. Экипировканы оештыручылар тәкъдим итә. Тагын бер шарт – күтәренке кәеф һәм җиңү максаты!

“Татар-дозор” 21 апрельдә 12.00 сәгатьтә башлана. Бүләкләү 26 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе вакытында булачак.

Элемтә өчен: tatar.dozor@gmail.com
vk.com/min_tatarcha_soyleshem
8 927 432 82 25 Эмма Галимова.
8 937 618 73 47 Диләнур Әхмәтова.

Комментариев нет: