понедельник, 30 апреля 2012 г.

Батырша-безнең горурлыгыбыз!


Билгеле булганча, бу елда Батыршаның трагик үлеменә 250 ел тула. Батырша  татар халкының горурлыгы! Киләчәктә ул бөтендөнья горурлыгына әйләнәчәк. Батырша безнең якташыбыз: бүгенге Балтач районына караган Карыш авылы кешесе.
Татар яшьләре 2012 елны Батырша елы дип иглан итте һәм бу юнәлештә ниндидер практик чаралар үткәрә башлады. Уфа татарларының иҗтимагый үзәге яшьләрнең бу изге башлангычын күтәреп ала.
Бу чараны уңышлы үткәрү йөзеннән махсус комиссия төзергә кирәк булыр. Комиссия әгъзәләренең күпчелеген балтачлылар тәшкил итәр: беразы район зыялылары һәм район хәкимиятеннән, беразы Уфа (республика) зыялыларыннан ТИҮ Комиссиягә шундый тәкъдимнәр кертә:
1.Балтачта Батырша исемендәге татар гимназиясе ачу;
2.Балиачта Батыршага һәйкәл кую. Һәйкәл авторын конкурс аша табу
3.Балтачта Батырша һәйкәле тирәсендә махсус ял паркы булдыру; парк эчендә Батыршаның өй-музеен булдыру.
4.Балтачта мәктәп балалары, укытучылар, мәдәният эшчәннәре арасында Батырша исемендәге даими бүләк булдыру; аңа багышлап җыр һәмәдәни конкурслар үткәрү, һәм аның туган көненә туры китереп җиңүчеләрне бүләкләү. Чара җыр конкурсында җиңгән таланлар гала-концерты белән тәмамланыр
Татар иҗтимагый үзәгенең (Башкортстан)идарә рәисе Кадерле Имаметдинов. 28.03.2012.
 http://kaderle.ru/bash-bit/batyrsha-beznen-gorurlygybyz/

Комментариев нет: