среда, 2 мая 2012 г.

Туфан Миңнуллин вафат


 

minnylin_tyfan
2 май иртәсендә больницада 76 яшьлек драматург, прозаик, публицист, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллин вафат булган.
Туфан Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылында туа. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң төрле урыннарда хисапчы, бухгалтер хезмәтен башкара. 1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге театр училищесында укый. Аны тәмамлап кайткач, башта Минзәлә драма театрында, аннары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып эшли.1964-1967 елларда – Казан телестудиясендә мөхәррир, «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр эшендә. 1968 елдан Т.Миңнуллин әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. 1975-1977 елларда Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укып кайта. Т.Миңнуллинның әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлавы Мәскәүдә укыган елларына туры килә. Баштарак ул юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре яза. Бераздан зурлар өчен чорның актуаль мәсьәләләрен күтәргән, аны драматург итеп таныткан күләмле драмалар иҗат итә башлый.
Аның «Миләүшәнең туган көне», «Нигез ташлары», «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Моңлы бер җыр», «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрләре татар әдәбиятының алтын фондына керде. Туфан Миңнуллин мишәрләр турында «Йөрәк маем», керәшеннәр турында «Гөргөри кияүләре» пьесаларын иҗат итте. Әле Себер татарлары турында «Килен» әсәрен иҗат итәргә җыена иде. Апрель аенда Тинчурин театрында аның «Төш» әсәренең премьерасы булган иде.
Татар заманы Туфан Миңнуллин якыннарының авыр кайгысын уртаклаша. Бу хәбәр бөтен татар милләте өчен зур югалту. Урыныгыз җәннәттә булсын, Туфан Абдуллыч! http://www.tatartime.com/?p=9109


Туфана Миннуллинна проводят 
два президента Татарстана

Гражданская панихида по татарскому писателю, публицисту и драматургу пройдет
завтра в Татарском государственном академическом театре имени Галиаскара Камала.
Как сообщили 116.ru в пресс-службе президента РТ, в траурной церемонии, помимо главы
Татарстана Рустама Минниханова, планирует принять участие госсоветник республики
Минтимер Шаймиев, а также спикер Государственного совета РТ Фарид Мухаметшин.
Напомним, что Туфан Миннуллин скончался минувшей ночью на 77-м году жизни
в Республиканской клинической больнице. Гражданская панихида по усопшему писателю
начнется в 9 часов утра. http://116.ru/text/newsline/514339.html


На 77 году жизни скончался Туфан Абуллович Миннулин. Татарский народ будет прощаться 
завтра, 3 мая 2012 года в 8.30 минут в здании Татарского Государственного академического 
театра имени Галиаскара Камала со старейшим деятелем национального татарского театра, 
великим подвижником-просветителем и защитником татарского народа – политиком, 
публицистом, депутатом Госсовета Республики Татарстан Туфан Абдулла улы Миннулиным.
 Он ушел из земной жизни - в жизнь вечную. И все, что он оставил нам в наследство, будет 
жить в сердцах и памяти народной вечно наряду с именами великих сыновей татарского
 народа. Местные татарские национально-культурные автономии Москвы, Молодежный мусульманский 
союз России, РБОО «Московское общество татарской культуры «Туган тел».

Комментариев нет: