вторник, 26 июня 2012 г.

"Рөстәм Вәлиуллин соңгы минутына кадәр дөреслек өчен көрәште"


Чаллыдагы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов адвокат Рөстәм Вәлиуллинның Идел-Урал төбәгендә бик күп мөселманнарны яклап килүен әйтә. Адвокатка шактый гына янаулар да булды, ди ул.

Рәфис Кашапов

Бу көннәрдә Алтайда югалган адвокат Рөстәм Вәлиуллин белән Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов белән элемтәдә торган. Заманында Вәлиуллин Кашаповка карата ачылган җинаять эшендә аның яклаучысы булган иде.

"Христианлашу юк!" дигән мөрәҗәгать өчен җинаять эше ачылган Кашаповның эшен ул Страсбург мәхкәмәсенә кадәр җиткергән һәм шуңа “Аллаһ ризалыгы өчен” дип бер тиен дә акча алмаган. Вәлиуллин мөселманнарга бәйле җинаять эшләрен интернетта да актив рәвештә язып килде.

"Безнең үзебезнең интернетта "Milliet" дигән блок бар. Мин аның бөтен язмаларын урнаштырып та бардым. Мине ул адковат булып яклаган вакыттан танышып калдык. Ул: "интернетны карыйлар, телефоннарны тыңлыйлар", дип әйтә торган иде. Суга батып үлде дигән хәбәргә дә шикләнәм. Ул гел күзәтү астында булды. Аңа "Хизбут-Тахрир"ларны, ваһһабитларны, террорчыларны, экстремистларны яклыйсың дип бик бәйләнделәр. Кисәтүләр дә, басымнар да булды. Үзегез беләсез, Анна Политковскаяны үтерделәр, Литвиненко агуланып үлде. Тәмәке тартмый, аракы эчми торган сау-сәламәт кеше батып үлде дигәнгә бик аптырыйм", ди Кашапов.

Вәлиуллин Башкортстан, Оренбур, Мари Иле, Удмуртия, Самардагы, гомумән алганда Идел-Урал тирәсендәге бик күп кенә мөслимәләрне, яшьләрне, өлкәннәрне  яклап килде.

"Ул бик күп авырлыклар да күрде. Аны кыйнадылар да, куркыттылар да. Ни генә булмасын, ул соңгы көненә, соңгы минутына кадәр дөреслек өчен көрәште", диде Кашапов.

Комментариев нет: