вторник, 24 июля 2012 г.

Казанда Батыршаны искә алдылар 24 июльдә “Азатлык” татар яшьләре берлеге әгъзалары Батыршаның үлеменә 250 ел тулуны искә алды.

“Азатлык” татар яшьләре берлеге әгъзалары иң башта Муса Җәлил һәйкәле янында җыелды. Аннан соң алар җәяүләп Казан кирмәне дивары буйлап барып, 1552 елда Казанны саклаучылар истәлегенә куелачак һәйкәл урынында Батырша хөрмәтенә чәчәкләр салды. Шунда ук Батыршаның һәм татар халкынынң азатлыгы, бәйсезлеге өчен көрәшеп вафат булучыларның рухларына багышлап Коръән аятләре укылды.

“Азатлык” татар яшьләре берлеге вәкиле Наил Нәбиуллин, “Бүген Батыршаның һәлак булган көне. Без аны шушы көндә искә алып аның рухи мирасын башкаларга тапшырырга телибез. Кызганыч, Батыршаның кем икәнен халык белми. Безнең төп максатыбыз -- Батыршаны халыкка таныту һәм ул тарихны кайтару”, дип белдерде ул. http://www.azatliq.org/

Комментариев нет: