суббота, 28 июля 2012 г.

Түбән Камада полиция "Азатлык" яшьләрен тоткарлады


27 июль кичендә “Азатлык” татар яшьләре берлеге вәкилләре Түбән Кама шәһәре урамнарына һәм мәйданнарына ялгыз пикетка чыкты. Баштарак бу чарага яңгыр комачау итсә, соңрак пикетчыларны полициягә китереп янау сүзләрен дә җиткерәләр.

Дамир Шәйхетдин
 “Азатлык” яшьләре Чаллыда дәвамлы ялгыз пикетларын уздырганнан соң күршедәге Түбән Кама каласында да шундый ук чара оештырды. Биредәге пикетларга “Азатлык” татар яшьләре берлегенең элекке рәисе Дамир Шәйхетдин, оешманың Чаллыдагы һәм Түбән Камадагы җитәкчеләре Илмир Салих, Илнур Галиев, берлек вәкилләре Булат Гатин һәм Айсылу Мәрдәншина чыкты.
 
Башта яңгыр комачаулый

 
Шунысын искәртик, яшьләрнең ялгыз пикетлары кичке җидедән соң билгеләнгән була. Шушы ук вакытларда Түбән Камада яңгыр башлана һәм әлеге чараның узуын шик астына куя. Шуңа да карамастан, алар каланың төрле урыннарына шигарләр, Татарстан әләмен тотып чыгалар. Яңгыр тотынып кәгазьләргә язылган шигарләрнең буяулары җеби башлагач, пикетны тукталыш түбәләре, агач ышыкларында дәвам итәләр.

Аннан чират полициягә җитә
 
Түбән Кама полиция идарәсе
​​Кичке сәгать сигезләр тулып киткәч Булат Гатин Илнур Галиевтән аны полиция хезмәткәрләренең пикет урыныннан идарәгә алып китүләре хакында телефоннан хәбәр ала. Әлеге хәбәрдән соң җыйналып, алар да идарәгә юл тоталар. Биредәге кизү торучы сержантка тоткарланган Илнур Галиевкә теләктәшлек белдерергә килүләрен җиткерәләр. Сержант үз чиратында бу хакта Галиев эшен тикшерә башлаучы полиция офицерларына җиткерә.

Пикетчылар полиция гамәлен канунсыз дип саный

​​“Вакыйганың мондый борылыш алуына без канәгатьсезлек белдердек. “Азатлык” берлегенең Түбән Кама бүлеге рәисе вазифаларын башкаручы ялгыз пикетта торучы егетебез Илнурны полиция идарәсенә алып киткәннәр. Без нәфрәт белдереп һәм аны азат итүне таләп итеп полиция идарәсе каршында өч сәгать басып тордык. Илнурны яклап идарә каршында басып торганда, безне дә эчкә алып кереп аңлатма алдылар. Безне бит кулга алмаганнар иде, шуңа бездән аңлатма таләп итүләре акылга сыймады. Гаебебез булса аңлашыла, фотога төшерергә дә, аңлатма сораулары да. Ә безнең шигарләр татар тормышы, көнкүреше белән бәйле иде”, дип сөйләде Дамир Шәйхетдин.

“Мин ирекле, кайда телим – шунда торам”

Илмир Салих
​​​​“Яңгыр булса да без күп кешеле урыннарга күбрәк тел мәсьәләсен яктыртып ялгыз пикетка бастык. Шунда басып торганда, Илнурны полиция алып киткән дигән хәбәр иреште. Мин полиция идарәсенә килгәндә, аны алып кереп китеп, сорау алулар башланган иде. Без моңа катгый ризасызлык белдердек. Безнең ялгыз пикетлар тәртип бозуга саналмый бит. Ялгыз пикетка 2-3 кеше дә баса ала икән. Моны безгә шушы идарәдәге офицер үзе дә әйтте. Шигардәге таләпләр белән бергә Татарстан әләмен дә тотып тордык. Монысы да хокук бозуга кермидер.

Ә аңлатманы безгә ярым мәҗбүри рәвештә яздырдылар. Идарә каршында басып торган җирдән эчкә алып керделәр дә, нигә бу турыда басып тору, юкка гына килмәвебез турында аңлатма таләп иттеләр. “Мин ирекле, кайда телим шунда басып торам. Дустым артыннан килдем, авыр чакта үзен генә калдырмыйм, дип яздым аңлатмамда”, дип ачыклык кертте әлеге вазгыятькә Илмир Салих.

Тоткарланучыларга теләктәшлек кирәк

Булат Гатин
​​​​“Без ялгыз пикетлар оештыруны дәвам итәбез. Мин тоткан шигардә Карл Маркс сүзләре язылган иде. Телне яклап, тел проблемнарын алга сөреп, шуларны халыкка җиткерү теләге белән уздырыла мондый пикетлар. Әгәр берәр кешенең танышын яки туганын органнарга алып китәләр икән, андыйларны ялгыз калдырырга ярамый. Түбән Камадагы мисал үрнәк булсын. Кешене алып китүгә үк ризасызлык һәм теләктәшлек белдерергә кирәк. Тоткарланучыга бу зур ярдәм булачак”, дип саный Булат Гатин.

Кичке сәгать сигезләр тирәсендә тоткарланган Илнур Галиевне 23 сәгать 15 минут тирәсендә азат иттеләр. Әгәр иптәшләре ризасызлык белдереп килмәгән булса, аның бу көнне азат ителмәү ихтималы да булгандыр. Полиция идарәсеннән чыккан Илнур белән дә кыска гына әңгәмә кордык.

Илнур Галиев
​​​​“Хакимият бинасыннан йөз метрлар чамасы читкә китеп ялгыз пикетка бастым. Бу хәлне ошатмыйча, хакимияттән полиция чакыртканнар. Имеш, пикетка рөхсәт юк. Полициядә дә миңа рөхсәтсез урам җыены оештыруда, эшне башка юнәлешкә борырга тырыштылар. Биредә тегеләй эшләтәбез, болай эшләтәбез дип янаулар да булды. Пикетта тотып торган Татарстан әләмен “теге җиреңә тыгып куябыз” дигән сүзләр дә булды. Хәзер инде административ тикшерүләр, гаепләүләр булыр”, диде безгә Илнур Галиев.

Айсылу Мәрдәншина
​​​​Бу төндә полиция хезмәткәрләре “Азатлык” хәбәрчесенең инглиз телендә язылган журналист таныклыгына да бәйләнеп алдылар. Янәсе, татар теле өчен янып йөрүченең таныклыгы татарча тутырылмаган, инглиз телендә булгач, чын таныклык түгел. Төнлә Түбән Камада ни эшләп йөргәнлекне таләп итеп шулай ук аңлатма язуны таләп итәләр. Хәбәрче бу очракта татар теле өчен “янмавын”, телләр тигезлеге өчен көрәшүчеләрнең хәрәкәтен яктыртуда тәүлекнең теләсә кайсы вакытында эшләргә мәҗбүр булуын, аңлатмалар яздыруның канунсыз булуын белдерде.

Полиция идарәсендә кизү торучы сержанттан Илнур Галиевнең теркәү дәфтәрендә исем-фамилиясе язылу белән кызыксындык. Бирегә китерелгән Илнурның теркәү дәфтәренә язылмавын әйтте ул. Кешене теркәмәгәч, аның биредән бөтенләй чыкмау ихтималы да бар бит, дип кызыксынуга, барысы да ихтимал дигән елмаюлы җавап ишеттек.
 
Илнур Галиев эше белән шөгыльләнүче офицерларның берсе, аңлатмалар таләп итүче, Түбән Кама эчке эшләр идарәсендәге подполковник Рафаэль Рәхимов “Азатлык”ка нинди дә булса аңлатма бирүдән бик итәгатьле генә баш тартты
.

Комментариев нет: