четверг, 12 июля 2012 г.

Бисмиллаһир-рахманир-рахим. “Безнең гәҗиткә” ун ел тулып килү уңаеннан.

Уңда Гамил Камалетдинов, сулда Рәфис Кашапов.

Матбугат тормышыбызның көзгесе, җәмгыятебез нинди -  аның матбугаты да шундый.
Мантыйк буенча җәмгыятебезне алга этәрүче көчләр һәрчак булырга тиеш, шунсыз кешелек җәмгыяте бозыклык, җинаятьчелек чоңгылына батып һәлак булачак. Һәм әлбәттә инде беренче чиратта сүз булырга тиеш.
Пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в. Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен (Коръән аятьәрен) Җәбраил фәрештә аркылы кабул итеп ала һәм шулар буенча яшәп тә күрсәтә. Эчкечелеккә, фәхишәлеккә баткан, яңа туган кыз балаларын тереләй күмүче, потларга табынучы, ярымкыргый халкына ислам динен китереп җиткерә. Тормышларының тамырдан уңай якка үзгәрүен күргән гарәп халкы төркем-төркем, кабилә-кабилә булып Аллаһ динен кабул итә. Бу инде бөек җиңү була.
Бүгенгесе көндә без, бәлки әле безгә пәйгамбәр килер дә, безне гаделлеккә көйләнгән бәхетле тормышка алып чыгар диеп өметләнә алмыйбыз, чөнки Мөхәммәт с.г.в. соңгы пәйгамбәр булган, кыямәт көненә кадәр башка пәйгамбәрләр булмаячак.
Безгә инде дөрес яшәр өчен кулланма (инструкция) җиткерелгән, шуңа нигезләнгән сыйратил мөстәкыйм (туры юл) күрсәтелгән. Шайтани затларның, без бит дөньявый дәүләттә яшибез, аның кануннарына буйсынабыз, шәригать кануннарына түгел дигән сүзләре безгә мөселманнарга өлге була алмый.
Инде “Безнең гәҗиткә” килгәндә минем теләкләрем һәм тәкъдимнәрем түбәндәгечә: газетаның кыйбласын, юнәлешен, эчтәлеген барлык мөселманнар укырлык һәм фикер алышырлык дәрәҗәгә җиткерергә иде. Минемчә газета редакциясенең мөмкинчелекләре моңа җитәрлек, моның өчен хәтта өстәмә чыгымнар да таләп ителми.
Кызганычка каршы әлегә абсолют күпчелек мөселманнар “Безнең гәҗитне” укымыйлар, фикер алышмыйлар, чөнки газетаның 50-60% өлешен әйбәт-гайбәт һәм гаделсезлекләрдән зарланулар тәшкил итә. Динебезгә кагылышлы темалар да әллә ни куандырмый. 10 ел эчендә мөселманнарга, бигрәк тә дин әһелләренә күпме яла ягылган, күпме гайбәт сүзләр таратылган. Ә бит мондый оятсызлыкларны абсолют күпчелек очракта мөселманнар түгел, гомерендә арт шәрифләре комган күрмәгән, авызлары дога белмәгән имансызлар эшли. Андый “язучыларга” киләчәктә газета битләрендә урын булмас диеп ышанып калыйк.
Гомумән алганда динебез өлкәсендә наданлыгыбыз көчле, шул сәбәпле динебезгә төпле, җаваплы караш юк. Аллаһы Тәгалә үзенең изге китабында әйтә: “Әй адәм балалары: хактыр ки без сезне бер ир, бер хатын итеп яралттык. Бер берегез белән аралашыгыз дип, сезне кавемнәр вә кабиләләргә аердык”,  – ди.
Бүгенгесе көндә үзен мөселман диеп санаган милләттәшләребез еш кына: - Диндә милләт дигән төшенчә юк диеп, үзебезгә Аллаһ тарафыннан әмәнәт итеп бирелгән телебездән йөз чөереп чит телдә сөйләшеп йөриләр, милләтебез дошманнары тегермәненә су коялар.
Илфат әфәнде! Искәндәр әфәнде!
Киләчәктә бу мәсьәлә буенча да бәлки сөйләшүләр булыр. Тагын бер җитди мәсьәлә. Сез вакыт-вакыт ваграк түрәләрне, хәтта уртакул түрәләрне дә “чеметкәләп” алгалыйсыз. Әмма кайбер түрәләрне “чеметкәләп” кенә хәзерге системаны үзгәрешсез калдыру ягында булсагыз уңай нәтиҗә булмаячак, хәер сез инде моны үзегез дә бик яхшы беләсез. Гаделлеккә нигезләнгән Исламча яшәү рәвеше тормышыбызга тирәнтеп үтеп керә алмаса Рәсәйнең дә, шул исәптән Татарстанның да киләчәге юк.
Гамил Камалетдинов,
Яр Чаллы.
P. S. Бу язма ТИҮнең гомумшәһәр җыелышында 9 июль 2012 ел  укылды һәм бертавыштан хупланды.                                                                       

Комментариев нет: