четверг, 23 августа 2012 г.

Баланы мәктәпкә әзерләгән кешегә Алла ярдәм бирсен

Август ае җиттеме, балалар кибетләре өр-яңа мәктәп формалары - ак күлмәк, водолазкалар, итәк-сарафаннар, костюмнар белән тула. Сатучылар сүзләренә караганда, яңа уку елына әзерлек чорында алар акчаны икеләтә күбрәк эшли.
Бу аңлашыла да, һәрбер ата-ананың йөрәк парәләрен өр-яңа киемнән, матур итеп күрәсе килә. Әле җитмәсә, балалар бик тиз үсә дә. Узган ел алган мәктәп формасының быел инде кыскарган, бәләкәйләнгән булуы гадәти хәл.
Мәктәптә укыйсың килсә - дөрес итеп киен
Укучы мәктәпкә нинди формадан йөрергә тиеш соң? Әлеге карарны һәрбер мәктәп үзе чыгара, һәр мәктәпнең үз кагыйдәләре. «Әти-әниләр кибеткә махсус исемлек тотып килә хәзер. Нәрсә киергә ярый, нәрсә ярамый икәнлеге төгәл язылган. Мәктәп формасының төсе шулай ук бик мөһим. Классик аклы-каралы форманың абруе бетеп бара. Кайбер мәктәпләр караңгы зәңгәр төсне үз итсә, кайсыберләрендә соры һәм чия төсендәге форма таләп итәләр», дип сөйләде балалар киемнәре белән сату итүче кибет хезмәткәре.
Аңлавымча, мәктәпләрдә форма фасоны бертөрле булмаса да ярый, иң мөһиме, төс туры килсен. «Мәктәпләр ни генә уйлап чыгармый хәзер. Ул киемнәрне кайдан, ничек табып бетерәседер», дип уфтанып алды кибеткә килгән бер ханым. http://www.matbugat.ru/news/?id=6504

Комментариев нет: