четверг, 13 сентября 2012 г.

Индус Таһиров: "Милли сәясәт дөрес булмаса, Русия таркалачак"

Казан федераль университеты галиме, академик Индус Таһиров ил халкын "Русия халкы" төшенчәсе астына туплауның барып чыкмаячагын әйтә.
Соңгы вакытта Русия җитәкчелеге авызыннан көннән-көн күбрәк «Русия халкы» дигән сүзләр яңгырый башлады. Президент Путин 28 августта Болгарда булганда, Татарстан диния нәзарәте җитәкчелегенә һөҗүмнәрдә зыян күргәннәргә, Илдус Фәизгә һәм мәрхүм Вәлиулла Ягъкубның җәмәгатенә бүләкләр тапшырган вакытта да ул «бердәм күп милләтле куәтле Русия халкын җиңеп булмый» дип әйтте. 
Аңа кадәр дә, Путин, 17 августта Русия төбәкләрендәге кеше хокуклары вәкилләре белән очрашканда да элекке Советлар берлегендә «совет халкы» дигән яңа тарихи җәмгыять булган кебек, хәзерге Русиядә берләштерүче идеянең юклыгын әйтте. http://www.matbugat.ru/news/?id=6569

Комментариев нет: