пятница, 28 сентября 2012 г.

Себер татар яшьләре бер мәйданда

Новосибирск шәһәрендә Себер татар яшьләре фестивале ачылды. Бишенче тапкыр уздырылучы яшьләр проекты 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Фестивальдә Новосибирск, Омск, Томск, Төмән, Кемерово, Иркутск өлкәләреннән, Бурятия, Татарстан һәм Казахстаннан актив татар яшьләре катнаша. Катнашучылар арасында журналистлар, иҗат коллективлары, ШТК командалары, яшь галимнәр, спортчылар һәм Татарстан Республикасы эстрада йолдызлары бар, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре җыены матбүгат үзәге.

Фестивальнең максатлары: Себер төбәгенең татар яшьләрен берләштерү; татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен пропагандалау; яшьләр сәясәте, мәдәният, мәгълүмат чаралары, мәгариф буенча фикер алышу; Себер төбәге һәм Новосибирск өлкәсе татар оешмалары арасында мәдәни һәм эшлекле элемтәләр урнаштыру; яшьләрне иҗади һәм иҗтимагый эшкә җәлеп итү.

Фестиваль программасында түгәрәк өстәлләр, лекцияләр, семинарлар, дискуссияләр, викториналар, танылган татар шәхесләре белән очрашулар, Себер төбәге һәм Татарстан педагогларының татар теле, җыр һәм бию мастер-классларын, мәдәни чараларны, спорт ярышларын, бәйгеләрне уздыру каралган. Өстәп, татар тарихына һәм Ислам дине нигезләренә багышланган лекцияләр узачак. Фестиваль кунаклары өчен Новосибирск шәһәре буйлап экскурсия дә каралаган.

Дүрт көнгә сузылган фестиваль Бердск шәһәрендә делегатлар, Казахстан иҗат коллективлары, Татарстанның эстрада йолдызлары катнашында гала-концерт белән тәмамланачак.

Себер татар яшьләре фестивале 5 ел элек Новосибирск өлкәсенең Мәдәният министрлыгы тарафыннан расланган иде. Фестивальне Новосибирск өлкәсе хөкүмәте, Новосибирск шәһәре мэриясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Бөтендөнья татар яшьләре җыены ярдәме белән Новосибирск өлкәсенең Татар мәдәнияты үзәге, Новосибирск өлкәсенең Региональ татар милли-мәдәни автономиясе оештыра.

Комментариев нет: