вторник, 23 октября 2012 г.

Хәтер көненең 460 еллыгы уңаеннан




                                                             Шәймиев – сатлык җан!
1991-2010 еллар чорында Татарстан Җөмһүрияте Беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев булды.  Бу  вакыт аның өчен Мәскәү тәхетенә тугрылыклы кол сыйфатында хезмәт күрсәтеп, татар халкына карата “кара эшләр барган чор” булып калды. Шуларның берничәсе:
1.    Президент булып югары мөнбәрләрдә чыгыш ясаган вакытында ул һәрчак: “Суверенитетта милли төс булырга тиеш түгел”  дигән җөмләне кабатларга яратты. Шушы фраза белән Шәймиев һәрчак татар халкының азатлык өчен алып барган көрәшенә каршы чыкты, аның тамырын балта белән  чапкан кебек, милли көрәшне юк итүгә күп көчен салды һәм аны юк итүгә иреште. Милли төс булмагач, милли җөмһүриятләрнең булуы, аларның суверенитеты булуына киртә булуы көн кебек ачык иде.
2.    2009 елның август аенда узган укытуычылар конференциясендә татар теле турында үзенчә искиткеч “акыллы белдерү” ясады. “Әгәр татар баласы биш яшьтән һәм башлангыч  мәктәпне татарча  укыса  артыгы кирәк түгел!” – диде.
Шәймиев моның  белән үзенең татар теленнән һәм татар тарихыннан надан икәнен, бик түбән торганын күрсәтте, шулай ук Путинның милли телләрне юк иткән 309 санлы Фәрманын хуплавын күрсәтеп , ялагайларча аңа хезмәт итте. Ул хәтта, татар халкының милли мәгарифе һәм аның үз университетлары булырга тиешлеге   турында  күз алдына да китерә алырлык хәлдә түгел, чөнки бөтен көче белән милли университетны юк итте.
3.    2012 елда Путинның Рәсәй президенты булып сайланырга билгеләнгән  нәмзадын хуплап,  күп тапкырлар телевизор экраннары аркылы чыгышлар ясады.  Ә “Путинның барлык башкарган эшләре, Сталинныкы кебек, татарны юк итүгә юнәлтелгәннәр.” Путин беренче президентлык чорында  - 2007 елның 2 декабрендә Рәсәй мәктәпләрендә, милли мәктәпләрдә ана телен укытуны туктатучы 309 санлы Президент Канунын  игълан итте. Мондый Канун  Путинның урыс шовинисты һәм шуның өстенә бик тә надан икәнен күрсәтте. Ә Шәймиев, аны хуплап, “дүрт ел ана телен өйрәнергә җитә” дип  үзенең Путин кебек үк надан икәнлеген исбатлады.
4.    Иң кызганычы, Шәймиевның әхлакка бер яктан да сыймый торган, сатлык, пычрак эше баскынчыларның  Свияжск керопостен (Зея кирмәнен) торгызырга тотынуы. 
Свияжск – Иван IV тарафыннан без татарның , Казан ханлыгының башкаласы Казанны корал көче белән штурм оештырып алу өчен төзелгән хәрби бастионы.  Ул кирмәнне төзергә бик ныклап,   төрле яклап,  христиан дине ярдәм итүен дә әйтеп үтәргә кирәк. Иван IV һәм христиан диндарләре  Зея  ярым утравындагы крепостне, татар авылы – Олы Әмир авылын тар-мар итеп 1550-1552 елларда төзегәннәр. Ниһаять, хәзерге чорда, бу крепостне Шәймиевның  торгызырга ният итүе – без татар халкын мәсхәрә итүенең иң олы дәрәҗәдәгә җитүенең бер  “һәйкәле”. Үзен татар милләте итеп санаган, Беренче президент Шәймиев тә шуңа баруына ышанырлык түгел! Сатты безне “атаклы татар” булып саналган Шәйми бабагыз!

Берничә тапкыр Казан  ханлыгын тар-мар итә алмагач Явыз Иван Свияжск крепостен төзеп аны корал, якындагы татар авылларын талап  ризык белән тутырды һәм ... Казанны камап алу уңышына иреште. Әмма, хәрбиләргә чаклы алдан тәре күтәреп митрополит Макарий килде һәм бүген дә урыс  проваслав дине җитәкчеләре  татар  халкы өстеннән мыскыл итеп Казанда митрополия оештдырдылар. Димәк басып алу дәвам итә.  Казан ханлыгы Ирекле ил булудан туктап инде 460 ел урыс колониясе булып рәсми рәвештә талана.
Свияжск – Шәймиев китереп чыгарырга тырышканча христианның изге урыны булмады һәм була алмый  Ул бары тик, империянең оккупация музее булырга  мөмкин. Ул Казан ханлыгын, аның эшчән халкын, мәдәниятен, тарихын юк итү максатыннан төзелгән урыннарның берсе.
Бу турыда хәтта Татарстан урыслары да татарлары да аңлый, тик Путиннан куркып  кына дәшмиләр. Шәймиевны  коммунистлар фиркәсе тәрбияләп, үстереп,  татар халкын урыска сатарга мәҗбүр итте. Һәм маңкорт  Шәймиев урысларның ышанычын  аклады.
Шәймиев егерме елга якын Татарстан президенты булып хакимлек итте һәм урыс ярдәме белән миллионнарча акча туплап дөньякүләм байлар  сафында тора.
Татар халкының милли хәрәкате 1991 елның августында Шәймиевны Мәскәү козгыннарыннан коткарып алып калды. ГК ЧП яклы булып, коммунистларны яклап телевизордан Шәймиев чыгыш ясады. Хасбулатов боерыгы белән тимер читлек өстерәп Мари-Иленә казактан чыккан Шахрай тельняшкалар киеп (янәсе десантник) килде, ул Шәймиевны шул читлеккә утыртып алып китәр иде Мәскәүгә. Без, милли хәрәкат Ирек мәйданына 26-28 августта президентны яклап митинглар, көн-төн урам җыеннары үткәреп Шәймиевны Мәскәүгә бирмәдек. Ул, шушы  1991 елның августында 19 елга – милли хәрәкат тырышлыгы белән Татарстан Президенты булып калды.  Милли хәрәкаткә, татар халкына  рәхмәт әйтеп, халыкка хезмәт итәсе урынга Шәймиев бүген татарны әшәке итеп, сатып, урысның колониаль хәрби крепосте Свияжскине торгызып, изелгән татар халкын тагын да мыскыл итә, сата.
Шәймиевның татарны сатканына татар һәм урыс телендә бәя бирерлек  сүзләр табып булмый.

Мөрәҗәгать БТИҮ нең җыелышында  17 сентябрь көнне кабул ителде  һәм халыкка җиткерү турында  тәкъдим ясалды.

Комментариев нет: