четверг, 11 октября 2012 г.

Хәтер көненә Казанга Чулман төбәге да килә


2010 елның Хәтер көне. Казан
 
Түбән Кама милли хәрәкәт вәкилләре Хәтер көненә Казанга барырга әзерләнә. Алар татар имамнарын бу чарада катнашып, Казанны яклап шәһит китүчеләр рухына дога кылырга чакыра.
Түбән Кама милли хәрәкәте җитәкчеләре һәм вәкилләре элек-электән Казанда уздырылган Хәтер көнендә катнашуны хуплаганнар. Шушы юнәлешне яклап башкалага мөмкин кадәр күп халыкны алып бару җаен кайгыртканнар. Ләкин бу эшчәнлектә аларга әледән-әле киртәләр куелган, мәшәкатьләр тудырылган. Түбән Камалар быел да Казанга баруда каршылыклар булмауга өмет итми. Безнең белән әңгәмә барышында шушы һәм башка фикерләрне Түбән Кама ТИҮе рәистәше Хәлил Әюпов җиткерде:

– Хәтер көне безнең өчен тетрәндергеч вакыйга булып тора. Ел саен бу уңайдан чаралар оештырырга тырышабыз. ТИҮнең атналык җыеннарында да бу мәсьәлә көн тәртибендә була. Быел без тагын да Казандагы Хәтер көнендә катнашуны төп максат итеп куйдык. Хәтер көне күп милләтчеләрне уйланырга мәҗбүр итә.

Хәлил Әюпов
​​Әйе, Явыз Иванны, аның гаскәрләрен сүгәбез, аларның әшәкелекләрен күрсәтәбез. Мин Хәтер көненә икенче яклап та килер идем. Һәр милләт тарихында аянычлы вакыйгалар булган, мисаллар күп. Ләкин яһүдләр мисалын китерәм. Аларның тарихында Һолокост фаҗигасе зур чагылыш тапты. Икенче дөнья сугышында фашистларның меңләгән, миллионлаган яһүдләрне эзәрлекләве, үтерүләре хакында бик күп язмалар бар. Һолокост фаҗигасен яһүдләр һәр елны Хәтер көне буларак зурлап искә алалар. Израилнең үзендә дә Һолокост фаҗигасенә шик белдергән, каршы булган кеше җинаятьче булып санала һәм аны төрмәгә дә утырталар.
Хәтер көненә каршы чыгучылар җинаятьче түгелме?

Шушы мисалдан татар халкына күчик. Милли хәрәкәт 20 елдан артык инде хөкүмәт, дәүләт каршында Хәтер көнен тиешле дәрәҗәдә уздыру мәсьәләсен күтәрә. Безне хакимиятләр ишетми. Бу очракта Мәскәүдәге хакимият хакында әйтмим. Алар безнең Хәтер көнен беркайчан да уздырмаячак! Ә безнең шөһрәтле дип саналган татар җитәкчеләребез бу көнгә ничек карый? Беренче президентыбыз саналган  кеше Казанны басып алучыларның ныгытмасы булган Зөядә чиркәүләр яңартып, төзеп йөри. Татар язучысы саналган Роберт Миңнуллин Хәтер көнен билгеле бер көн итеп кертү мәсьәләсендә Дәүләт шурасында каршы тавыш бирә. Бу әле ике генә мисал. Әлеге вазгыятьтә бик күп җитәкчеләребез Хәтер көненә ни өчендер каршы. Шулай булгач, алар җинаятьче булмыймы соң? Һолокосттагы вакыйгаларга каршы чыккан яһүд – яһүдләр өчен җинаятьче. Ә болар кем? Алар да җинаятьче булса, мәхкәмәгә бирергә кирәк. Билгеле, Русия мәхкәмәсе аларны хөкем итмәс, ә менә медальләр бирергә мөмкин. Менә шуларны уйлагач, йөрәгемә кан сауган кебек була.

Без, татар халкы, мондый кешеләргә үз хөкемебезне бирергә тиеш. Ышанам, килер көн, Хәтер көне тиешле бер дәрәҗәдә билгеләп уздырылыр. Киләчәккә ышанам, аңа ачык күз белән карыйм. Кайчан да булса, татар уяныр, фаҗигале, шатлыклы көннәрен дә, үзенең батырларын да тиешле дәрәҗәгә күтәрер.
 
– Хәлил әфәнде, Сез Хәтер көненә Казанга бару фикеренә килгәнсез. Халыкны оештыру, алып бару мәсьәләсе ни дәрәҗәдә хәл ителгән?
    

– Казанга барырга теләүчеләр күп. Ә менә бару мөмкинлекләре бик аз. Чөнки заманы акчага терәлгән. Милләтчеләр, татарның аңлы өлеше бүген бик таман гына яши. Җитәкчеләребез генә балда-майда йөзә. Казанга бару юлларын эзлибез. Шунда да бит шул ук җитәкчеләребез мыштым гына каршы эшли. Акча түлибез дисәк тә, сораган автобусларны бирмиләр. Барган вакытта юлда туктатулар да булачак, башка мәшәкатьләр дә тудырылачак. Алар үзләре дә – татарлар. Ләкин Казан урамнарына җыелган халыктан фикерләрен әйттермәскә тырышалар. Моны белгәнгә күрә, ачык итеп әйтәм. Аллаһы боерса, Хәтер көне узар һәм казаннар белән бергә Түбән Камалар, башка шәһәр-районнар да бу көнне тиешенчә билгеләр.
      
– Чаллыда, мәсәлән, элегрәк Хәтер көнен аерым уздыралар иде. Бу юнәлештә эшләргә исәп юкмы?
     
Хәтер көнен оештыруны мөфти Илдус Фәиз башлап йөрергә тиеш

– Андый уйларыбыз бар, мөмкинлекләр җитми. Чөнки үзебезнең халыкта да бу көнгә генә түгел, милли хәрәкәт уздырган чараларга суыну күзәтелә. Турысын әйтергә кирәк, халкыбыз алдында хакыйкатьне сөйлик. Күпләребез мич башында утырып, читкә карауны мәслихәт күрә. Кемдер йөгереп йөрергә, кемдер күзәтеп торырга тиеш.

* * * *

Без Түбән Кама каласының бишенче мәхәллә имам-хатыйбы Равил хәзрәт Сәлахов белән дә очраштык. Аның тарафыннан да барлык имамнарны Хәтер көненә чакыру яңгырады.
    
– Равил хәзрәт, быелгы Хәтер көнендә төрле төбәкләрдән килгән имамнар бу чарада катнашырга җыенамы? Бу хакта сездә мәгълүматлар бармы?
     
Равил хәзрәт Сәлахов
​​– Бу мәсьәлә мине даими борчый. Чөнки безнең имамнар Хәтер көненнән читтә кала бирәләр. Кызганыч, алар тарихны белмиме, белеп тә инкарь итәләрме? Казан ханлыгын басып алганда безнең иң атаклы Кол Шәрифебез кулына кылыч тотып сугышкан, аның 3 мең шәкерте һәлак булган. Без Казанга һәлак булганнарны искә алу өчен, рухларына дога кылырга барабыз. Дога кылу өчен дә имамнарыбыз килми. Бу эшнең башында мөфти Илдус Фәиз булырга, ул башлап йөрергә тиеш. Чөнки бу яудагы шәһитләргә дога кылырга зарур икәнлеген белә. Ләкин имамнар Хәтер көненә барып дога кылырга үзләрендә көч таба алмыйлар. Мин аларның имамлыкларына, халыкны ничек тәрбияләргә омтылуларына аптырыйм. Имамнар, Аллаһы Тәгалә алдында үзегезне җаваплы тойсагыз, әти-бабалар рухын искә алырга уйласагыз, килегез, дога кылыйк. Бу бит корал күтәреп көрәшкә чакыру түгел, Казанны яклаучыларны тиешле дәрәҗәдә искә алу чарасында катнашуга чакыру. Батырша хәзрәтләренең дә гамәлләрен онытмыйк.

* * * *
  
Без Хәтер көне алдыннан Чаллы һәм Алабуга ТИҮләре рәисләренә дә мөрәҗәгать иттек. Рәфис Кашапов белдерүенчә, алар Казанга хокук органнарының игътибарын җәлеп итмәс өчен, вак-вак төркемнәр белән, кемнәр автобуста, кемнәр җиңел машиналарда барырга карар иткән. “Элекке елларда Казанга баруда каршылыклар күрдек, шуңа шундый карарга килдек”, диде ул.

Алабуга ТИҮе рәисе Рәфыйк Мәхмүдов каршылыклар булмавын, шулай да юл чыгымнарын исәпкә алып, берничә җиңел машинада кешеләр алып барырга җыенуын әйтте.

Комментариев нет: