среда, 17 октября 2012 г.

"Әл-Ихлас" мәчетендә тентүләр: Рөстәм хәзрәт Сафин тоткарланды

                                            "Әл-Ихлас" мәчете ишегендә ОМОН
                               Мәчеттә шикле әйберләрне "табарга" кушылган

Бүген иртән “Әл-Ихлас” мәчете һәм аның имамы Рөстәм Сафин өендә тентүләр булды. Сафинга "Хизб ут-Таһрир" оешмасына катнашы булуда, мәчеттә алар өчен үгетләү эшләре алып баруда гаепләү белдерелгән.

Җәй көнне Татарстан башкаласында дин әһелләренә булган һөҗүмнәрдән соң һәр мәчет Диния нәзарәте белән үз низамнамәсен килештерергә тиеш иде. 2005 елда Казанның Декабристлар урамында ачылган “Әл-Ихлас” мәчетенең низамнамәсе нәзарәттә расланмаган, аны уртак бер уставка яраклаштырырга кушылган. Моның белән килешмәгән хәзрәт һәм адвокатлар “Әл-Ихлас"ны Диния нәзарәтенә кермәгән аерым юридик зат итеп теркәү өчен документлар әзерли башлаган.  Мәчет һәм Рөстәм Сафинның эшен яхшы белгән адвокат Тәүфыйк Василов сүзләренә караганда, тентүләр һәм хәзрәтне кулга алу – мәчетне ябу максаты белән оештырылган.


Рөстәм Сафин митингта чыгыш ясый
​​“Әл-Ихлас” 26 октябрь Җиңү мәйданында Корбан гаетен уздырмакчы иде, аны тыйдылар. Вахитов районы мәхкәмәсе карарында Рөстәм Сафин ике ай буена мәчеттә "Хизб ут-Таһрир" оешмасы өчен үгетләү эшен алып барган диелгән. Тузга язмаган сүзләр дип әйтә алам. Ләкин аны барыбер алып киттеләр. Аларның максаты – мәчетне ябу, мәхәлләне таркату. Моның өчен мәчеттә ниндидер канунсыз эшләр башкарылганын ачыкларга кирәк”, диде адвокат.
Мәчеттән һәм Рөстәм Сафинның өеннән китаплар һәм компьютерны алып киткәннәр.
Казанда Татарстан Диния нәзарәтенә буйсынмаган мәчет әлегә юк.
“Мөфти Илдус Фәиз барыбызны да бер калыпка салырга тели. Эшләр болайга китсә, аерым теркәлергә теләүче мәчетләр саны артачак”, диде адвокат Василов. http://www.azatliq.org/content/article/24742668.html

Комментариев нет: