четверг, 22 ноября 2012 г.

Ханты-Манси татарлары берләшә

Күптән түгел Ханты-Манси округының Мегион шәһәрендә тагын бер татар-башкорт милли-мәдәни үзәге эшли башлады. Әлеге үзәкне булдыруга өлкәнең һәрбер татар иҗтимагый оешмасы үз өлешен керткән.

Мегион шәһәрендә берничә ел дәвамында «Болгар» татар милли-мәдәни автономиясе эшләп килде. Моннан күпмедер вакыт элек нәкъ менә алар шәһәрдә тагын бер милли-мәдәни үзәк төзергә кирәк, дигән тәкъдим белән чыккан булганнар. Ниһаять, әлеге эш тулысынча тормышка ашырылган.

«Шәһәрдә гомер итүче татарларны милли гореф-гадәтләр белән таныштыру, аларда татар теленә хөрмәт уяту, ата-бабаларының тарихы турында сөйләү кебек эшчәнлек хәзер тагын да югарырак дәрәҗәдә оештырылачак. Сабантуй бәйрәмен дә зурлап бәйрәм итәргә җыенабыз», - дип белдерә Мегион шәһәре татарлары.

Яңа ачылган үзәк шәһәр татарлары өчен яңа мөмкинлекләр ача. Ә иң мөһиме, анда милли әдәбиятле китапханә булдырылган. Биредә һәркем үзе теләгән кызыклы китапны таба ала, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы. http://www.intertat.ru/tt

Комментариев нет: