воскресенье, 18 ноября 2012 г.

Уфа җыенында татарлар татарча тапшырулар таләп итте.


17 ноябрьдә Уфада сүз иреге мәсьәләсенә багышланган урам җыены узды. Анда катнашкан татар активистлары туган телдә тапшырулар булмауга зарланды.

Урам җыены Зорге урамындагы бер мәйданда үтте. Чарада 300дән артык кеше катнашты. Төп таләпләр - Рен ТВ Уфа каналының алдагы елга рөхсәтен озынайту һәм Татарстан-Яңа Гасыр Планета тапшыруларын күрсәтү иде. Моннан тыш татар җәмәгатьчелеге Башкортстан телевидениесендә татар тапшыруларын арттыру һәм Татарстан Яңа Гасыр каналын төп каналлар белән бушлай күрсәтүне таләп итеп чыкты.

Рен ТВ Уфа каналы җитәкчесе Альберт Мөхәммәдьяров сүзләренчә, аның сатып алган буш каналында Татарстан Яңа Гасыр Планета тапшыруларын күрсәтү мөмкинлеге булган, ләкин республика президенты аны тыйган. Урам җыенында Мөхәммәдьяров Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп моны милләтара низаг чыгару нияте дип атады.

Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге рәисе Рамил Бигнов Мөхәммәдьяровтан каналны татарларга бушлай бүләк итүен сорады. Бигнов сүзләренчә, Мөхәммьядаров республика хакимиятенә оппозициядә торуы сәбәпле каналны ачуда каршылыклар бар. Әгәр бүләк итсә татар җәмәгатьчелегенең телеканал өчен көрәшеп аны ачуга мөмкинлеге зур.

Башкорт җәмәгатьчелегенең «Ак тамыр» оешмасы рәисе Ирек Агишев сүзләренчә, алар митингка сүз иреген яклап чыккан. «Соңгы елларда басым башланды. Күп кенә матбугат чаралары ябыла, шулай ук телевидениедә тапшырулар кыскартыла», диде ул.

Татар иҗтимагый үзәге идарәсе әгъзасы Рамил Хөсәинов Башкортстанда яшәүче миллионнан артык татарның туган телендә тапшырулар тыңлый алмавын әйтте.

«Менә Башкортстан спутник телевидениесе дигән дәүләт телеканалы бар. Анда атнасына 20 минут татар тапшырулары бара. Шуның 70% вакыты башкорт телендә. Ул дөрес түгел. Башкортстанның өчтән бер өлеше татар халкы бюджетка керем китерә. Шушы керемне халык үзенең милләтен үстерер, телен өйрәнер өчен үзенә кайтара алмый», диде ул.

Чара азагында сүз иреген яклауны сорап Русия президенты Путинга мөрәҗәгать кабул ителде.

Комментариев нет: