пятница, 14 декабря 2012 г.

Раил Гатауллин: “Татар иле” проектын оештыруда һәм финанслар ягыннан кыенлыклар бар”

“Татар иле” татар социаль челтәрен эшләгәндә ачыклык булырга һәм бу эшне бөтен татар дөньясы белән берлектә алып барырга кирәк
(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Татар иле” татар социаль челтәрен эшләгәндә ачыклык булырга һәм бу эшне бөтен татар дөньясы белән берлектә алып барырга кирәк. Бу фикер бүген ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында яңгырады.
Әлеге проектны тормышка ашыру турында хисап белән проектны эшләүчеләрнең берсе Раил Гатауллин чыкты. Аның сүзләренчә, “Татар иле”нә 2009 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты базасында нигез салынган. Әлеге уку йорты КФУга кушылгач, проектка ярдәм кулын Ирек Шәрипов суза, “Татар иле” конгресс базасында дәвам итә. Ирек Шәрипов ул чакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары булып эшли. Билгеле булганча, “Татар иле” челтәрен конгрессның бишенче корылтае вакытында тәкъдим иттеләр.
Раил Гатауллин хәбәр иткәнчә, порталның төп өлешләре ачылган. Социаль челтәрдә, гомумән алганда, татар телен өйрәнү (онлайн), татар телендә сыйфатлы итеп аралашу, татарча мультимедия, татар дөньясына кагылышлы ресурслар, татар энциклопедиясе, электрон китапханә, фотогалерея белән танышу һ.б. бар. Татар телен өйрәтү Европа проекты буенча эшләнгән. Моннан конгрессның үз сәхифәсен ачып карарга, сораштыруларда катнашырга мөмкин булачак.
Раил Гатауллин бүгенге көндә проектны оештыруда һәм финанслар белән тәэмин итүдә кыенлыклар булуын билгеләп үтте. Порталны эшләүдә профессиональ команда таләп ителә. Р.Гатауллин проблемаларны хәл итүдә ярдәм сорап, комитет утырышында катнашучыларга мөрәҗәгать итте.
Комитет рәисе Разил Вәлиев “Татар иле” челтәренең татар халкы өчен мөһим проектларның берсе булуын билгеләп үтеп, порталны эшләгәндә татар халкына кагылышлы бай ресурсларны куллану зарурлыгын белдерде. Нәкъ менә әлеге порталда дөрес, матур итеп татарча сөйләшергә өйрәтү мөмкинлеген тудырырга киңәш итте.
Раил Гатаулинның мәгълүматы игътибарга алынды.

Комментариев нет: