суббота, 22 декабря 2012 г.

Дәүләт телләре програмының яңа өлгесе тәкъдим ителде



20 декабрьдә Татарстан министрлар кабинетында дәүләт һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү програмының яңа концепциясе тәкъдим ителде. Татарстанның дәүләт һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча хәзерге дәүләт програмы 2013 елда гамәлдән чыга. Аңа алмашка яңа проект кирәк. Берничә ай дәвамында Татарстан галимнәре яңа програмның концепциясен эшләде. Ун елга тәгаенләнгән програм 1 млрд. 800 млн. сумга төшәргә мөмкин.
Җыелышта төрле министрлар, депутатлар, институт җитәкчеләре, тел белгечләре, укытучылар, җәмәгать эшлекләре катнашты. Бер сәгать ярым дәвам иткән очрашуны Татарстан вице-премьеры Равил Моратов алып барды.
Документны тикшерер алдыннан башта Татарстанда якшәмбе мәктәпләре торышы тикшерелде. Бу хакта һәм республикада башка милләтләрнең туган телләрен укыту турында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов чыгыш ясады. Аннары шул ук темага Татарстанның халыклар ассамблеясы рәисе урынбасары Майя Хухунашвили сөйләде. Ләкин күпләрне яңа програм концепциясе кызыксындырды.
Проект зур, саллы килеп чыккан. Алтмыш биттән торучы хезмәт ун кешелек авторлар коллективы тарафыннан башкарылган: Җәүдәт Сөләйманов (Татарстан Фәннәр академиясе), Марат  Гыйбатдинов, Марат Лотфуллин (Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты), Васил Гарифуллин, Рәдиф Җамалетдинов (КФУ), Гөлназ Исмәгыйлева (Казан мэриясе), Ким Миңнуллин (Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты), Е.Солтанов (КФУ), Майя Хухунашвили (Татарстан халыклар ассамблеясы), Ирек Шәрипов (Татарстан Дуслык йорты). http://www.matbugat.ru/news/?id=7126

Комментариев нет: