вторник, 11 декабря 2012 г.

Айдар Хәлим: "Мондый конгресс милләтне яклый алмый"

Татар тормышында мөһим вакыйга саналган һәм көтеп алынган корылтай узып та китте. Инде аңа нәтиҗә ясар чак җитте. Җыен ничек үтте, нинди карарлар кабул ителде, өметләр акландымы? Бүген без корылтайда катнашкан вәкилләрнең уй-фикерләрен тәкъдим итә башлыйбыз. Димәк, Азатлыкның корылтайга кадәр үк ачылган "виртуаль мөнбәре" эшен дәвам итә. Беренче сүз – язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимгә.

"Татарга каршы өч глобализм" (Айдар Хәлимнең секциядәге чыгышыннан өзек) http://www.azatliq.org/content/article/24795826.html

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим элекке дүрт корылтайда делегат буларак катнашкан, бишенчесенә кунак буларак чакырылган. Пленар утырышта аңа сүз бирелмәгән, секция утырышында гына чыгыш ясый алган. Корылтайда Башкортстан татарлары хакында зур сөйләшү булыр дип көткән. Өметләре акланмаган.

Айдар Хәлим белән корылтайдан соң әңгәмәне без нәкъ шул Башкортстан татарлары мәсьәләсеннән башладык.
  
– Айдар әфәнде, сез – Башкортстанда туып-үскән, хәзер Чаллыда яшәүче язучы. Узган корылтайда Башкортстан татарлары проблемнары җитәрлек дәрәҗәдә күтәрелдеме, кай тарафка булса да хәл итү турында сүз алып бару мөмкинлеге булдымы?
 
– Башта оештыру ягына тукталыйм. Монда милләт бергә җыелып, бергә була алмады. Чөнки делегатларны, кунакларны 20-30лап кунакханәгә таратканнар иде. Гадәттә, конгресс эшеннән соң эт булып арып кайткач, кич белән кунакханәдә очрашасың, танышасың, фикер алышасың. Нәкъ менә шул күренеш булмасын дигәндәй, халыкны аерып, бүлеп яшәттеләр. Шулай да Татарстан хөкүмәте оештыруны югары дәрәҗәгә куйган. Әйткәнемчә, корылтайның мәгьнәви ягыннан канәгать калмадым. Минем чыгыш пленар утырышта булмый калды. Фәүзия Бәйрәмовага да сүз бирмәделәр. Без секция утырышында гына чыгыш ясый алдык. Инде зур утырышта сүз бирмәүне һаман шул татарлык, һаман уңга-сулга карау, астыбызга су кереп, басып торыр урын калмаса да, куркудан килә дип уйлыйм. 
Мин моны “чапанизация” дип атадым

Беренче көн котлаулар, бүләк бирешүләр белән үтте. Мин моны “чапанизация” дип атадым. Яртышар сәгать чапан тапшырулар, ул чапан белән биеп күрсәтүләр... оят.
 
Русиядә урыс булмаган бар милләтнең хәле авыр. Әмма барыннан да бигрәк татарга авыр. Чөнки урыслаштыруның, наданлаштыруның бөтен үзәге, һөҗүме татар аша бара. Явыз Иван басып алганнан соң халыкның бу кадәр кискен, бетерелү чорына кергәне юк иде. Явыз Иван бары тик (гафу итегез) территорияне, байлыкны басып алса, хәзерге империя башы Путин соңгы байлык – телебезне, динебезне тартып алырга омтыла. Без аны бирмибез. Шулай да ул хәлсезләндерелгән, көчсезләндерелгән, алданган халыкка зур зыян салачак.

Тегендә-монда яшәгән аз санлы татарларга өметебез аз. Милләт кайда тупланган, шул урында туган телне укыту аша гына милләткә яшь Тукайларыбызны ала алачакбыз. Туган телдә укымасаң, шагыйрь, композитор, Тукайлар, Сәйдәшләр яралмый. Атнасына ике сәгать, анысын да шимбә көн азагына татар теле дәресләрен куеп, шул мәктәпне татар мәктәбе дип йөрүче җитәкчеләрне мин агач мылтыктан атар идем. Нигә татар теленнән оялалар, куркалар? Бар телләр дә тигез бит. Татар беренче тапкыр үз теленнән ваз кичә башлады. Бу – куркыныч күренеш. Миңа татарның җиде миллион булуы кирәк тә түгелдер. Бер миллионы туган телдә сөйләшсә, иманлы булса, мөселманлыгына хыянәт итмәсә – безнең милләт булачак. 
Башкортстан татарлары хакында зур сөйләшү булыр дип көткән идем. Булмады

Корылтайда Башкортстан татарлары хакында зур сөйләшү булыр дип көткән идем. Булмады. Моңа алдан уйлап ирек бирмәделәр. Биредә иң борчулы, пошынган, уйчан йөзле кешеләр йә Башкортстаннан, йә Татарстаннан иде. Кемнең йөзе шома, рухлы, матур, иманлы – алар читтән һәм күбесе мишәр халкы иде. Рәхмәт бу халык вәкилләренә. Алар безгә Такташларны, Камалларны биреп кенә түгел, телебезне саклауда да зур үрнәк күрсәттеләр. Ә менә Башкортстандагы  миллион ярым татарны суга салдык һәм берни булмагандай президиумнарда матур гына утырабыз. Ә нигә Башкортстаннан президиумда бер көрәшче кеше юк иде? Анда Фәүзиягә дә, миңа да утырырга ярагандыр. Президиумда утырган кешеләр исемлегенә күз салсагыз, минем борчылуларны аңларсыз. Минемчә, Милли Мәҗлескә параллель буларак төзелгән татар конгрессының бу формасы бервакытта да татар милләтен яклый алмаячак, яклаган булып кылана гына. Безгә бу конгресска  шулай ук параллель итеп нәрсәдер булдырырга кирәк. Моңа акча таләп ителә. Бу очракта дәүләт безне басачак, кисәчәк.
Бу конгресска параллель итеп нәрсәдер булдырырга кирәк

Татарстан белән Башкортстанда Идел-Урал фикерен үткәреп, эш башлау кирәк. Конгресска башкорт корылтае җитәкчесе Азнабаев та килгән иде. Мин ул егетне нык ихтирам итәм. Аның белән якын арада очрашып, татар-башкорт халыкларының, Идел-Урал халкы бердәмлеге турында, тел, милләт мәнфәгате өчен көрәш хакында сөйләшәсем килә. Ул мине аңлар дип өметләнәм һәм мондый очрашу якын арада оештырылыр дигән уйда калам.
 
– Айдар әфәнде, Фәүзия Бәйрәмова татар корылтаеның урысча баруына протест йөзеннән залдан чыгып китә. Аның бу адымын дөрес дип саныйсызмы?
    

– Һәркемнең гамәле өчен мин җавап бирә алмыйм. Һәрхәлдә Фәүзия ханымны мин аңлыйм, ул дөрес эшләде кебек. Чөнки үзебезнең татарлар сәхнәгә чыга да да, бер-ике сүз татарча әйтә дә, аннан извините дип, үзләренең урысча укулары, хатыннарының марҗа булулары хакында аңлатып, чыгышны урысчага күчерәләр.
Мөхәммәтшин әкиятләр сөйләп, залны читкә алып кереп китте

Армия генералы Мәхмүт ага Гәрәевның килүенә рәхмәт. Аның шушы корылтайдагы охшаш чыгышны инде бишенче тапкыр тыңладым. Аңа мөхтәрәм татар дип кул чабабыз да, ул аннан урыска рәхмәт укый башлый. Татарның байлыгын, телен тартып алган империягә нинди рәхмәт укырга мөмкин? Мәхмүт абый маршал Жуковны өйрәнгән белгеч. Берлинны алганда гына да, 1 майга өлгерү өчен Жуков 500 мең солдатны суга сала.
 
– Корылтайда татар мәнфәгатенә кагылышлы мөрәҗәгатьләр, документлар кабул итү-итмәүгә мөнәсәбәтегез нинди?   
Фикер әйтү өчен залда микрофон да юк иде

– Мин бер делегация белән очрашу вакытында ниндидер концепция кабул иткәннәр дигән сүз булды. Аны күп делегатлар буш концепция дип атады. Ләкин милләткә кагылышлы бер-ике элементны үткәрә алганнар диделәр. “Корстон” кунакханәсе залында дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов чыгыш ясады. Ул хәзерге вакытта Русия думасы тикшереп яткан мәгариф турындагы канунда безнең өчен бер артка китеш тә юк, киресенчә, алга китеш бар дип ышандырды һәм кайгырмаска өндәде. Килгән халыкны йоклатырга тырышты. Шунда Ходай тәгалә биргән көч белән торып әйттем, Илдар энем, бу эштә син нинди көрәш күрсәттең, ул канунда Русиянең бар халыкларының  да ана телендә уку хокукы күрсәтелдеме, ул аерым маддә булып ныгытылдымы? Думага без сайлаган дип саналган Татарстан депутатлары арасында Жириновскийның тамагына тыгарлык берәр җүнле депутат табылырмы, дидем. Җавап булмады. Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин минем сорауларны ишетте. Ләкин ул әллә нинди әкиятләр сөйләп, залны әллә кая алып кереп китте. Ә аралашу, фикер әйтү өчен залда микрофон юк. Залга микрофон куймау кемнең башына килде икән, белмим.
* * * *
Айдар Хәлим шушы корылтай алдыннан гына “Мәскәү һәм Бөтенрусия патриархы Кириллга хатлар” дигән китап чыгарган һәм аны корылтай делегатларына тарату мөмкинлеген дә тапкан.

Комментариев нет: