понедельник, 14 января 2013 г.

Екатеринбургның татар кызлары өчен - «Кәләшләр мәктәбе»


2012 елның август аеннан башлап Екатеринбургта Урал мөселман хатын-кызлары берләшмәсе эшләп килә. Әле күптән түгел генә оешуларына карамастан, аларның киләчәккә планнары зурдан.
Гыйнвар ахырында берләшмә активистлары Екатеринбургта зур һәм мөһим  утырышка җыелачак. «Без төрле өлкәләрдә эшчәнлек алып барабыз. Аларның юнәлешләре төгәл билгеләнгән, һәр өлкәгә махсус белгечләр беркетелгән. Утырышның төп максаты - еллык эш планын барлау, берләшмәдә торучы һәркемгә алда торган бурычлар турында төгәл аңлату», - дигән Урал мөселман хатын-кызлары берләшмәсе җитәкчесе, модельер Розалия Әхмәтова IslamRF.ru сайтына.
2013 елда көтелгән иң зур вакыйгаларның берсе - әлеге төбәктә «Кәләшләр мәктәбе» оештырып җибәрмәкчеләр икән. Аның максаты - яшь мөселман кызларын әхлаклы итеп тәрбияләү, аларны үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү. Әлеге мәктәпкә йөрүчеләр матур итеп киенү, үз-үзеңне карау серләренә дә төшенә алачак. «Проект кысаларында төрле мастер-класслар, тематик кичәләр оештыру да каралган. Хатын-кызны бизүче тагын бер билге - аш-су әзерләү осталыгы. «Кәләшләр мәктәбе»ндә кызларны төрле халык ризыклары пешерергә, матур итеп өстәл әзерләргә дә өйрәтәчәкләр.Мәктәптә укытылачак «фәннәр» арасында гаилә мөнәсәбәтләренә багышланганнары да бар.
«Кәләшләр мәктәбе» укучылары үзләре дә балаларга Ислам нигезләре буенча дәресләр бирер, лекцияләр укыр дип планлаштырыла. Мәктәпкә татар кызлары гына түгел, ә теләге булган һәркем йөри ала.

Рәмзия ЗАКИРОВА

Комментариев нет: