четверг, 24 января 2013 г.

Уян татар, уйлан татар!






Бисмиллаһир рахманир рахим

Рәхимле, шәфкатьле Аллаһ үзенең изге китабында әйткән: Сезләрдән арагызда шәригатьне яхшы белүче кешеләр, әлбәттә булсын. Алар сезне хәерле эшләргә чакырырлар, фараз гамәлләрне һәм башка яхшы эшләрне кылырга әмер бирерләр, фәхеш, харам эшләрдән, бидгать гамәлләрдән катгый тыярлар. Әнә шундый җитәкчеләре булган җәмгыять һәлак булудан котылып, өстенлек табучыдыр (Гыймран, 104 аять).
Ни кызганыч, без Аллаһның шәригате кушканча яшәмибез. Нәтиҗәдә эчкечелек, наркомания, фәхишәлек, үтереш, ришвәтчелек, исән ата-аналар барында балаларны ятим калдыру һәм шуңа охшаш бозыклыкларга кереп баттык.
Арабызда шәригатьне яхшы белүче дин әһелләребез күп, әмма шул ук вакытта мөселманнарны ялгыш юлга алып кереп китәргә омтылучы имамнар да җитәрлек.
Менә шул хәлләргә борчылып, без Чаллы шәһәрендә яшәүче өлкән буын вәкилләре шәһәребез халкына мөрәҗәгать белән чыгабыз. Алда әйтеп кителгән бозыклыклардан арыну максатыннан без шәһәр күләмендә Аксакаллар шурасы төзеп хәрәкәт итүне кирәк дип саныйбыз. Ялганга корылган, җинаятьчелек чәчәк аткан җәмгыятебезне кичекмәстән уңай якка үзгәртерә кирәклеген искәртәбез.
Беренче чираттагы эшләр өчен түбәндәгеләрне күрәбез:
1. Балаларны сабый чактан ук дини һәм ана телендә тәрбияләү.
2. Моннан 20 елга якын элегрәк Татарстанда ике теллелек буенча канун кабул ителде. Әмма түрәләр дәүләт эшләрен (делопроизводство) урыс телендә алып баралар, татар теле кулланылмый. Җәмгыятебездә татар теленә ихтыяҗ тудырылмады. Татарстанда татар теле кулланышта булсын өчен дәүләт чиновниклары, көч структуралары, казыйлар бер генә телне, татар телен генә куллануны үзләренә өлге итеп алырга тиешләр, әгәр гражданнардан башка телдә мөрәҗәгать булмаган очракта.
Әлбәттә без бу эшләр белән генә чикләнеп калырга уйламыйбыз. Җәмгыятебезне уңай якка үзгәртү юнәлешендә эшләгәндә күптөрле хәл ителәсе мәсьәләләр килеп туасы бәхәссез. Җәмгыятебезгә, милләтебезгә битараф булмаган милләттәшләребезне бергә-бергә эшләргә чакырабыз. Фикерләрегез, тәкъдимнәрегез булса безгә мөрәҗәгать итегез.
Аксакаллар шурасы төзүдә башлап йөрүче, оештыручылар төркеме:

1. Гамил Камалетдинов. Тел.: 89033181077.
2. Азат Әһлиуллин. Тел.: 89600645181.
3. Рифкатулла Мифтахетдинов. Тел.: 8 (8552) 71-10-38.
4. Каюм Исмәгыйлов. Тел.: 8 (8552) 33-22-07.
Татарстан, Яр Чаллы.

Комментариев нет: