четверг, 24 января 2013 г.

Стадионга исем сайлауда катнаш - тавыш бир!


Универсиаданың төп объекты булган стадионга исем табу буенча бәйге дәвам итә. Бүген конкурсның беренче өлеше тәмамланып, иртәгә-берсекөнгә икенче этабы башланып китәчәк.

Бәйгедә катнашырга теләүчеләр атна дәвамында pr@tatar-inform.ru электрон адресына үзләре уйлап тапкан исемнәрне юллады. Конкурс халыкта бик зур кызыксыну уяткан. Анда Татарстаннан гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләре һәм, хәтта, чит илләрдән дә катнашучылар булган.

Проектның координаторы Ләйсән Абдуллина сүзләренә караганда, барлыгы ничә гариза җыелганлыгы, ничә исем тәкъдим ителгәнлеге әлегә билгеле түгел. Бер үк кеше берничә хат җибәргән очраклар да бар, берьюлы 10-15әр исем  тәкъдим итүчеләр дә күп икән. Катнашучылар күбрәк булган саен, охшаш исемнәрнең кабатлануы да көн кебек ачык. «Бүген төнлә генә дә 196 хат алдык. Ике көн элек исә якынча 300дән артык хат бар, дип санаган идек», - дип сөйләде ул «Intertat.ru» газетасына.

«Бүген электрон почтага килгән хатларның барысын да «Татмедиа» агентлыгына җибәрәчәкбез. Махсус билгеләнгән экспертлар аларны карап-тикшереп, төпле анализ ясаячак. Шуннан соң без экспертлар тарафыннан иң яхшы, дип табылган стадион исемнәрен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтына эләчәкбез. Шулай итеп, конкурсның икенче этабы башланып китә», - дип сөйләде проект координаторы.

Бәйгенең икенче этабында исә, иң яхшы исемне халык үзе сайлый. Моның өчен аларга «Татар-информ» сайтына кереп, күңелләренә хуш килгән исемгә тавыш бирергә генә кирәк. Җиңүче-исем 1 февраль көнне билгеле булачак. Бәйгене оештыручылар аның авторының нинди кыйммәтле бүләккә ия булачагы турында әлегә әйтергә теләми. «Бу чын мәгънәсендә сюрприз булырга тиеш», - дип саный алар.

Исегезгә төшерәбез, бу стадионда 2013 елгы Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналары уздырылачак. 2018 елда Казанда узачак Футбол буенча дөнья чемпионаты да нәкъ менә шунда үткәрелер, дип планлаштырыла.

Рәмзия ЗАКИРОВА

Комментариев нет: