понедельник, 21 января 2013 г.

2012 нче елның атаклы татарларын билгелибез



a_6c93c6ec Узган елда зур милли җыеннар үтеп тә, хәзерге  шартларда татар халкына дөрес юл табу мәсьәләсе ачык калды. ”Татар заманы” интернет басмасы   милли кыйбла, яшәү рәвеше билгеләүгә өлеш кертүчеләр өчен сәхифәдә тавыш биреп, Ел татарларын билгеләргә тәкъдим итә.  Милләт өчен  иң кирәкле шәхесләрне  сайлап алганда, бу исемлеккә керергә лаеклы барлык фидакарь затларны да татар дөньясына  күрсәтергә кирәк. Төп критерийлар — мөстәкыйль һәм кыю фикер йөртү, тирән гыйлем, хакыйкатькә туры карау, милләткә хезмәт итүдә  шәхси үрнәк күрсәтү, замана үзенчәлекләрен тирән аңлау, төрле карашлы милләттәшләргә карата сабырлык.
Дәгъвачыланың исемлегенә иң беренче чиратта “Татар заманы” сәхифәсендә  чагылдырылган, анда фикерләрен яңгыраткан шәхесләр кертелде. Бу шәхесләр чын татар заманын китерүчеләр. Хөрмәтле милләттәшләр, Татар заманы җитеп килә! Аны бергәләп китерик. Ел татарлары 1 февральдә билгеле булачак.

Номинацияләр:
Милли сәясәтче:
Рөстәм Миңнеханов – Татарстан президенты;
Минтимер Шәймиев – Татарстан Дәүләт Киңәшчесе;
Марат Хәйруллин – Татарстан Дәүләт Советы депутаты, парламент утырышларында һәм матбугат чараларында Татарстан һәм татар позицияләрен яклау.
Илдар Гыйльметдинов — Дума депутаты. Россия Президентының милләтара мәсьәләләр советы вәкиле.
Милли мәгърифәтче:
Илдус Әмирхан – галим, милли-дини яшәеш турында фәнни хезмәтләр авторы, мәхәллә системасы идеологы;
Геннадий Макаров — милли музыка белгече;
Рафаил Мөхәммәтдинов – галим, тарихчы, милли мәсләк турында фәнни-публицистик әсәрләр;
Җәүдәт Сөләйманов — галим, «Сәләт» проектлары җитәкчесе.

Милли фикер иясе:
Римзил Вәли, милләт язмышы турында проектлар (“Татар заманы”), Казан;
Рафаил Хәкимов, милләт, тарих турында фәнни хезмәтләре (“Татар заманы”), Казан;
Зөфәр Галиуллин, ислам дине турында чыгышлар (“Татар заманы”), Казан;
Рим Гиниатуллин,  татар милли оешмалары турында проектлар (“Татар заманы”), Үзбәкстан;
Саша Долгов, татар  милли тормышы турында публицистик язмалар (“Татар заманы”), Казан ;

Техниканы татарчалаштыручы:
Альберт Фазлый — Android системасына татарча локализация, ягъни интерфейсына тәрҗемә ясаган Hijazz Inc. ширкәтенең директоры;
Рөстәм Хәйруллин — vkontakte сәхифәсен татарчалаштыручы.

Милли тарихчы:
Дамир Исхаков — тарих фәннәре докторы, этнология буенча фәнни хезмәтләр, публициситик чыгышлар, Казан;
Илдус Заһидуллин — тарих фәннәре докторы, тарих буенча фәнни хезмәтләр, Казан;
Марсель Әхмәтҗанов — филология фәннәре докторы, тарих буенча фәнни хезмәтләр, Казан;

Милләтне оештыручы:
Рамил Билал — Финляндия татарлары имамы;
Ирек Шәрипов -Татарстан халыкларының  Дуслык йорты җитәкчесе;
Фәрит Мифтахов — БТК башкарма комитетының Казан бүлеге җитәкчесе, милли эшләрне үз көче белән алып бару;
Фәрит Ляпин — Иваново өлкәсе татарлары милли-дини лидеры;
Радик Гафуров — Россия мөселманнары берлеге рәисе.

Милләт кызы:
Лена Колесникова —  Чиләбе татарлары җитәкчесе;
Луиза Шәмсетдинова — Себер ханы Күчем башкаласы урнашкан Искер шәһәрен торгызучы;
Наилә Җиһаншина — Татарстан мөслимәләре җитәкчесе;
Ләйсәнә Сәдретдинова  - «Халкым минем» тапшыруы авторы.

Милли галим:
Роберт Нигъмәтуллин — Россия фәннәр акдемиясенең Океанология  фәнни институт җитәкчесе, академик, милли телне гамәлгә кую концепциясен уйлап табучы, Мәскәү;
Гриф Хәйруллин — педагогика фәннәре докторы, милли тарих, тәрбия мәсьләләре буенча хезмәтләр, Казакстан;
Нурулла Гариф- тарих фәннәре кандидаты, фәнни-популяр хезмәтләр, Татарстанның  Биектау районы.

Ел мөхәррире:
Илфат  Фәйзрахманов — “Безнең гәҗит”   мөхәррире;
Илфак Ибраһимов — шагыйрь,“Чын мирас” журналын аякка бастыручы;
Булат Сруров – Intertat.ru редакторы.

Ел журналисты:
Искәндәр Сираҗи — “Безнең гәҗит” битләрендә басылган мәкаләләре;
Рәшит Минһаҗ — “Ватаным Татарстан” гәзитендә басылган язмалар;
Айзат Шәймәрданов — “Безнең гәҗит”, “Татар заманы”нда басылган милли-дини язмалар;
Альфред Мөхәммәтрәхимов — ТНВ каналында әзерләнгән дини-милли тапшырулар.

Милли тарихны һәм төбәкләрне барлаучы:
Фәүзия Бәйрәмова — Себер, Ерак Көнчыгыш татарлары турында тарихи-публицистик әсәрләрләр;
Илфак Шиһапов — милләт тарихы турында документаль фәнни-популяр язмалар;
Рәфис Җәмдихан – мишәр төбәкләре турында эксклюзив аналитик язмалар.

Ел китабы  авторы:
Камил Әбләзов — Татар халкы язмышы турында 2  томлык;
Фатих Сибагатуллин – «Великие татары - строители и защитники России” китабы;
Айдар Хәлим – “Хунвэйбин” китабы.

Ел мөфтие:
Илдус Фәиз – Татарстан мөфтие, Татарстан өммәтен традицион кыйммәтләргә кайтару эшләрен башлау;
Әлбир Крганов- Чувашиядә һәм Мәскәүдә татар-мөселманнар мәнфәгатен яклау буенча чаралар үткәрү;
Мөкатдәс Бибарсов – Сарытау мөфтие, күпсанлы иҗтимагый-сәяси чыгышлар ясау;
Таһир Саматов-  Ханты-Манси округы, Көнчыгыш Себер татар-мөселманнары тормышын оештыру.

Ел имамы:
Илдар Баязитов — “Сөләйман” мәчете имамы, традицион ислам турында фәнни публицистик хезмәтләр авторы;
Саиджәгъфар Лотфуллин — Ислам диненең 1000 еллыгы мәчетендә дини  мәгърифәт эшләрен оештыру;
Наил Гарипов -  “Апанай” мәчете имамы, “Иман” мәркәзе һәм нәшрият үзәге эшләрен системага салу, Вәлиулла Якупов мирасын саклау эшләре.

Ел химаячесе:
Минтимер Шәймиев – “Яңарыш “ фонды җитәкчесе, Шәһри Болгарда АК Мәчетне төзетү;
Рәүф Хәсәнов – Башкортостанның Бәләбәй шәһәрендә яшәп, Казан шәһәренең Нариман урамыда  урнашкан “Милләт” басмаханәсе бинасын төзекләндерү;
Эдуард Ганеев – Сарытау эшкуары, Ульяновски өлкәсе  Иске Кулатка район башлыгы вазыйфасына алынып, туган ягы тормышын җайга салу;

Ел әдибе:
Гәрәй Рәхим — Татарстанның халык язучысы,  милләт турында яңа шигырьләр авторы,Р.Байтимеровның  “Туган ягым” шигыре буенча Татарстан  гимны текстын әдәби эшкәртү, Казан;
Равил Фәйзуллин — Татарстанның халык шагыйре,  милләт турында яңа шигырьләр авторы, Казан;
Фәнил Гыйләҗев — милли шигырьләр авторы.

Яңа милли проектлар:
Zilant.tv, татар халкы турында видеоязмалар интернет сәхифәсе, Р.Вәли, Ф.Камалов;
“Татарлар” тапшыруы, ТНВ-Планета, Раил Өметбаев;
Waqit.ru сайты, Ләйсән Фәтхетдинова.

Татар рухлы рус телле проектлар:
“Звезда Поволжья” гәзетасы, мөхәррир Рәшит Әхмәтов;
“Business-gazeta.ru” электрон басмасы, Рәшит Галләмов, Ринат Билалов;
Альбина Әбсәләмова — шагыйрә, Г.Әпсәләмовка багышланган китап авторы, татар әдәби музеен булдыру язучыларга багышланган тарихи чаралар;

Татарча чын мөселман сайтлары:
Tatar-islam.com сайты, Илдар Баязитов;
Musulman.su сайты, Наил Гарипов.

Яшьләр лидеры:
Ләйсән Төхфәтуллина, “Идел” яшьләр үзәге;
Наил Нәбиуллин, “Азатлык” татар оешмасы;
Тәбриз Яруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе.

Ел ачышы:
Кәримә Нигъмәтуллина (математик, Бил Гейтс шәкерте, фәнни-тикшерү проектлары җитәкчесе, Калифорния-Мәскәү);
Динә Гарипова, Эльмира Кәлимуллина (җырчылар,“Голос” проектында җиңүчеләр, Татарстан);
Ришат Төхвәтуллин (җырчы, Башкортстан-Казан).

«Татар заманы» http://www.tatartime.com/?p=12241
 Хөрмәтле милләтәшләр  2012 нче елның атаклы татарын сайлауда актив катнашыйк!
Яр Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов.

Комментариев нет: