воскресенье, 24 февраля 2013 г.

"Мәскәү Татарстандагы фаҗигаләрне үз мәнфәгатенә бора"

Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов Чаллы һәм Алабугада кыз балалар белән булган фаҗигаләрне Мәскәүнең Татарстандагы сәяси максатлары өчен файдаланырга телиләр дип шикләнә.
Рәфис КашаповРәфис Кашапов
Чаллы һәм Алабугада сигез яшьлек кызлар – Василиса һәм Настя белән булган фаҗигаләр Мәскәү тарафыннан зурдан кубып яктыртыла. Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов бу күренешләр артында кайбер даирәләрнең Татарстанда сәяси максатларын тормышка ашыру теләге булуы ихтимал, дип саный.
Чаллыдагы Василиса Галицына белән булган фаҗига, бу җинаятьтә Үзбәкстан ватандашы Фарух Ташбаевның гаепләнүе, шуннан соң үзбәкләргә карата такырбашларның чыгышлары уңаеннан“Азатлык” яшьләре үз мөнәсәбәтен белдергән иде. Шушы сөйләшүдән соң Чаллыдан ерак булмаган Алабуга каласында тагын бер сигез яшьлек кызны көчләү, аны карлы чокырга ташлап китүләре хакында билгеле булды. Настя исемле бу кызны төрле җәрәхәтләр, аяк-куллары өшегән килеш табалар. Хәзер ул Казан шифаханәсендә дәвалана. Чаллы ТИҮе, аның рәисе Рәфис Кашапов бу кызлар белән булган җинаятьне, җинаятьчеләрне кискен гепли. Шул ук вакытта Рәфис әфәнде булган фаҗигаләрдә сәяси заказ ихтималын да фаразлый. Азатлык радиосы белән әңгәмәдә ул шул фикерләрен дә белдерде.

– Рәфис әфәнде, Чаллыда, Алабугада булган фаҗигаләргә бәйле рәвештә иҗтимагый үзәктә дә, халык арасындагы сөйләшүләрдә дә катнашкансыз, дип беләбез. Сезнең фикерне якыннанрак беләсе иде.
– Чаллы кызы Василиса, Алабуга кызы Настя белән булган хәлләрне нык кайгылы, дип бәялим. Татарстанда мондый фаҗигаләр бик сирәк була. Зыян күрүче урысмы, татармы, башка милләттәнме – бар халык өчен дә авыр. Мондый хәлләр Татарстанда, Башкортстанда, Дагыстанда, Чечнядә, Ингушетиядә – милли республикаларда булса, Русиянең барлык эре матбугат чаралары моны атналар, айлар буе яктырталар, күпертәләр.
Мин шундый мәгълүматлар белән дә таныштым, Русиядә 40-50 минут саен балалар югала. Русия губернияләрендә сәгать саен диярлек көчләү, үтерү очраклары күзәтелә. Татарстанда булган вакыйгаларны үзәк матбугат, депутатлар, үзләрен җәмәгать эшлеклеләре дип йөрүчеләр шундук күтәреп ала, күбәйтәләр, сенсация ясыйлар. Мин моны Татарстанны, аның җитәкчеләрен, хокук органнарын, халыкны пычрату, дип кабул итәм. Бу күренешне шулай ук сәяси заказ, дип тә карарга була. Ни өчен дигәндә, узган ел Казанның “Дальний” полиция бүлегендә бер кешене шампан шешәсе белән көчләп үтерделәр.
Соңрак ачыкланды, шушындый ук хәлләр Русиянең бик күп губернияләрендә булган. Ләкин Казандагы “Дальний”га гына зур игътибар бирелде. Нәтиҗәдә Русиянең ул чактагы президенты Дмитрий Медведев Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровны эшеннән алды. Аның урынына министр итеп урыс кешесен куйдылар. Хәзер дә шушы сабый кызлар белән булган вакыйгаларны купайтып, Татарстанга һөҗүм ясарга җыеналар. Чөнки соңгы айларда Михаил Прохоров,Валентина Матвиенко Татарстанны губернага әйләндерү, президент атамасын юкка чыгару эшен алып баралар. Алар инде бу хакта рәсми белдерүләр дә ясыйлар. Бу эштә Татарстанны пычратуда матбугат чаралары да зур эш алып бара. Бу юкка гына түгел. Мин боларның барысын да Мәскәү кирмәнендә утыручылар заказы буенча эшләнә, дип уйлыйм.

– Рәфис әфәнде, сез бүген “сәяси заказ” дигән сүзләрне берничә тапкыр кабатладыгыз. Шушы сигез яшьлек сабыйлар фаҗигасен,башка фаҗигаләрне сәясәттә куллану, алар белән уйнау шактый четерекле мәсьәлә, җаваплылыгы да зур бит...
– Әйе, мәсьәлә четерекле. Урыс гаскәрләре Чечняга ике тапкыр бәреп керде. Бу сугышларда 250 меңләп чечен үтерелде. Шуларның 42 меңләбе балалар. Шул балалар үтерелгәндә Татарстандагы, Мәскәүдәге, төрле губернияләрдәге халыклар күтәрелеп чыкмады. Кабатлыйм, бомбалар, ракеталар, танклар белән балаларны үтергәндә зур шау-шулар куптарылмады. Ә менә Татарстанда ике бала фаҗигагә тарыды, тавышы бик нык булды. Бу очракта шулай килеп
чыга, башка милләт балалары кеше түгелләр. Урыс баласы рәнҗетелә икән, аны иң беренче рәткә куялар.

– Василиса Галицынаны көчләүдә, үтерүдә гаепләнгән Фарух Ташбаев хәзер тикшерү изоляторында. Аның бүгенге хәле турында сездә мәгълүматлар бармы?
– Бу кеше хакында  интернеттан белешеп торам. Әгәр бу эшне ул башкарган икән, ул – маньяк. Аны кулга алдылар. Русиядә канунга кермәгән шундый күренеш бар, ир баланымы, кыз баланымы көчләгән кешене “бурлар кануны” белән яшәүчеләр  камерасына ыргыталар. Һәм аны шул ук көнне “хатын-кыз”га әйләндерәләр. Ләкин үзбәк кешесен мондый камерага кертмиләр. Интернет хәбәрләре шул хакта сөйли. Бу очракта әлеге эш артында көч структуралары тормыймы икән, дигән шик тә туа.
* * *
Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов сүзләренчә, Татарстанда, Башкортстанда президент атамаларын бетерү максатындагы эшләр Валентина Матвиенко тәкъдиме юнәлешендә генә бармаячак. Үз максатына ирешкәнче, Мәскәү провокацияләрен дәвам итәчәк.

Комментариев нет: