воскресенье, 10 марта 2013 г.

Лениногорскида мөселман яшьләре өчен чаңгы ярышлары үтте



Мондый чара районда беренче тапкыр уза
 (Казан, 11 март, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Лениногорскиның “Ихлас” мәчете мөхтәсибәте чаңгы ярышы оештырды. Биредә республика “Алтын Урта” татар мөселман яшьләр җәмгыяте җитәкчесе Акйолдыз Фәйзованың катнашуы чараның мөһимлеген тагын да арттырды, дип хәбәр итә “Заман сулышы” газетасы.
Ярыш, гадәттәгечә, шәһәрнең трамплиннар комплексы янында башланып китте һәм урман массивында үтеп, яшьләр бәйрәмен хәтерләтте. Урман массивының бер ягында яшьләр чаңгыда йөгерсә, икенче якта мәчетнең аш-су осталары зур казанда пылау пешерде. Әлеге чара беркемнән дә җиңү дә, тизлек тә таләп итмичә, бары яшьләрне спортка тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан оештырылган иде, студентлар 2–3 километр араны бер тында үтте.
“Алтын Урта” татар мөселман яшьләр җәмгыяте җитәкчесе Акйолдыз Фәйзова бәйрәмне ачып, быел Казанда беренче тапкыр үзенчәлекле чаңгы ярышы үткәрелүе турында сөйләде. Анда мәчеткә йөрүче мөселманнар катнашкан. Әлеге ярыш районда да беренче тапкыр гына үтте. Шәһәрнең “Ихлас” мәчетеннән килгән Булат Раупов мондый массакүләм чаңгыда йөрүне киләсе елга да оештырачакларын әйтте. Аңа күбрәк кеше, дин әһелләрен дә җәлеп итәчәкләрен, мәчет мөхтәсибәтенең мондый сәламәтлек бәйрәмен күркәм бер традициягә әйләндерергә теләге булуын әйтте.
Менә, бәйрәмнең төп өлеше башланып, чаңгычыларга старт бирелде. Кызлар сәламәтлекне ныгытыр, күтәренке кәеф һәм көн буена җитәрлек энергия алыр өчен чаңгыга басса, егетләр һәрвакыттагыча беренчелекне алу, чаңгы остасы булуын раслар өчен финишка омтылды. Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан бирелгән истәлекле бүләкләр суык җил белән узышып йөгергән студентларның кәефен бермә-бер күтәрде. Ә чаңгыда иң беренче булып килгән нефть техникумы егете Илфат Саттаров һәм КНИТУ-КАИның Лениногорск филиалы студенты Венера Кәримова сувенирлар белән бүләкләнде. 

Комментариев нет: