вторник, 26 марта 2013 г.

Чаллы милләтчеләренә Казан җыеннарына бару кыенлаша

Чаллы төбәге шәһәрләрендәге милли хәрәкәт вәкилләре Казанда уза торган урам җыеннарына иркенләп бара алмый. 2 март җыенында Алабугада каршылыклар куелса, 24 март көнне чаллылар да Казанга зур авырлыклар белән генә барып җитә.

Казанга барудагы киртәләр, каршылыклар турында сүз барганда, беренче чиратта автобуслар белән булган матавыклар күз алдында тотыла. Менә шушы транспорт мәсьәләсе юлга чыгучылар өчен иң мөһиме булып тора. Казанга барырга тиешле автобуслар белән килеп туган вәзгыять нәтиҗәсендә салкын, җилле көнне суык тидерүчеләр дә булган. Ни өчен Казандагы чараларга бару кыенлаша, катлаулана бара? Шушы һәм башка сораулар белән Азатлык радиосы Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашаповка мөрәҗәгать итте, чөнки биредә халыкны туплау, автобусларны җайлау мәсьәләсенең күп өлешен ул хәл итә.

– Рәфис әфәнде, 24 мартта Казандагы урам җыенына баруда Чаллыда кыенлыклар булган. Шул вәзгыятькә ачыклык кертсәгез иде.
– Чаллы ТИҮе утырышында без Казанда үтүче җыенга бару турында карар кабул иттек. Монда мәчет-мәдрәсәләрдән мөселман кардәшләр дә катнашты. Җәмгысе 50-дән артык кеше бару турында теләк белдерде. Сөйләшүнең икенче көнендә мин юлчылар йөртү автокомбинатына бардым. Анда 45 кешелек автобус алу турында килештек. Икенче көнне акча түләргә баргач, автобуслар калмады, дигән сүзләр ишетәм. Биредә бит йөзләгән автобус. Аннан үземнең Хәмзә дигән танышыма чыктым, аңа ике урыныннан ике автобус белән кешеләрне Казанга алып бару гозеремне җиткердем. Риза булды. Бер көннән шалтырата, автобусларны бирә алмыйм, автобуслар калмады, ди. Төп сәбәбен әйтмәде. Югыйсә, акча түләү турында да белдердем. Барасы халыкны да шуларга өметләндергән идек.
Кабат сөйләшүләрдән соң ширкәт хуҗасы мине башка кеше белән таныштырды. Әлеге кешенең дә автобуслары байтак иде, бирәм, диде, әле автобус номерларын да атады. 24 март иртән бу автобусларны озак көттек. Килмәделәр. Айдар абый Хәлимнең кесәсендә танышларының телефон номерлары булып, шулар аркылы ике автобусны чакыртып китерде. Без, яңа шәһәрдәгеләр утыра алдык, ләкин иске шәһәрдегеләр сыймады, күпчелеге урамда басып калды. Бу очракта Чаллы ТИҮенә, милли хәрәкәткә каршы ниндидер көч структуралары эшли, дип әйтер идем.

– Туңып, катып торучыларда Казанга башка бармау теләге дә тугандыр?
– Әйе, барганнар, бара алмаучылардан 7-8 кеше салкын тидереп авырып китте. Киләчәктә кечкенерәк төркемнәр белән җиңел машиналарда бару кулайрак, дип саныйбыз. 20 апрельдә Казанда тагын шундый ук чара көтелә. Барабыз, дип торабыз. Автобуслар җайлау кыенлаша. Аны кешеләргә белдермичә эшләп тә булмыйдыр, безнең ТИҮ җыеннарында катнашучылар арасында да көч структуралары кешеләре булуы бик ихтимал. Моннан 10-15 еллар элек Болгарга, Казанга барганда да ГАИ хезмәткәрләре китәр алдыннан автобусларның төзеклеген тикшерә башлыйлар иде. Автобусларны чыгарып җибәрмәс өчен мең сәбәп табарга була. Шулай эшлиләр дә иде. Безне Чаллыдан чыгармаган очраклар ул вакытларда ук булды. Хәзерге тоткарлыкларга инде шаккатып карамыйбыз. Казанга теләп баручыларның юлына теләсә нинди киртә салып мәшәкать тудырулары бик кызганыч.

* * *
Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов шунысын да искәртте – әлеге оешма утырышларында алар Казанда булачак чараларда катнашу юнәлешенә игътибарны тагын да зурайтачаклар. http://www.azatliq.org/content/article/24939653.html

Комментариев нет: