суббота, 16 марта 2013 г.

Түбән Кама мәктәпләрендә яулыктан йөрүне тыймакчылар

Түбән Кама шәһәрендә мәктәпләр уставына үзгәрешләр кертү таләп ителгән. Аның нигезендә мөслимә укытучы һәм укучыларыннан хиҗап-яулыкларны салдырырга мөмкиннәр.
                                                        Түбән Каманың 35нче мәктәбе
Чәршәмбе көнне Түбән Каманың бөтен мәктәп җитәкчеләрен 24нче лицеена җыйганнар һәм аларга прокуратурадан мәктәп уставын ун көндә үзгәртергә дигән кәгазь тапшырылган. Әлеге кәгазьдә мөслимә укытучы һәм укучыларның яулыкларын салдыруга ишарә бар, ягъни уставка шул пунктны өстәргә телиләр. Әлеге хәлгә борчылучылар бүген шәһәр хакимиятенә барган. 
“Алар, борчылмагыз, дөрес түгел, барысы да әйбәт булыр дип тынычландырдылар. Бу Русия күләмендә эшләнмәгән һәм без моңа дөрес түгел дигән бәя бирәбез. Беркем дә яулыкларын салдырмаячак дип әйттеләр”, ди шуларның берсе Түбән Кама Җәмигъ мәчетенең мөслимә хатын-кызлар бүлеге җитәкчесе Роза Латыйпова.

Билгеле булганча, Түбән Камада 5нче татар мәктәбе кысаларында мөселман сыйныфлары бар. Анда 7-8 укытучы һәм укучылар яулыктан йөри.
“Бу дөньяви мәктәп, ә алар яулыктан йөри, җитмәсә намазларын укыйлар”, диелгән.
Татарстан мөфтие белән булган хәлдән соң мәктәпкә кереп-чыгулар арткан.
“Балаларның намаз укуын күргәннәр ахрысы. Мәктәпләрнең бөтенесен тикшереп чыкканнар. Башка мәктәпләрдә дә яулыклы укытучылар һәм укучылар бар, күрәсең, мөслимәләр артып китәр дип куркалардыр. Без балаларны ачык җәмгыятьтә тәрбияләргә телибез”, диде Роза ханым.
Аның сүзләренчә, бу Русия кануннарына каршы килә. 2003 елда яулык мәсьәләсендә Мәскәүгә кадәр барып җитүен әйтә ул. http://www.azatliq.org/content/article/24928892.html

Комментариев нет: