вторник, 16 апреля 2013 г.

Тукай укулары фән өчен кирәк


Тукай укулары фән өчен кирәк

19 апрель көнне Казанда Габдулла Тукай әдәби музееда традицион Тукай укулары уздырырга җыеналар. Быелгы укулар «Хәзерге мәдәни мохитта Габдулла Тукай мирасы» дип атала.

Тукай укулары беренче тапкыр Татарстан Республикасы Милли музее, Габдулла Тукайның әдәби музее, Татарстан язучылар берлеге һәм Тукай җәмгыяте тарафыннан 1994 елда оештырылган иде.

Биредә шагыйрь мирасын барлау, иҗатының әлегә кадәр күрелмәгән якларын өйрәнү мәсьәләләре күтәрелә, Тукай эшчәнлегенең яңа катламнары ачыла. Укулар инде 19 ел рәттән Габдулла Тукайның әдәби музеенда үткәрелә. Тукай укулары материалларын туплаган аерым җыентыклар чыгарыла. Быелгы Тукай укулары материалларын бастыру да күздә тотыла, дип хәбәр итә музей хезмәткәрләре.

2013 елгы Тукай укуларының темасы – «Хәзерге мәдәни мохиттә Габдулла Тукай мирасы». Быелгы укулар бөек шагыйрьнең үлеменә 100 ел тулуга багышлана. Анда күтәреләчәк проблемалар Тукай турындагы фән өчен бик кызыклы булыр дип фаразланыла: Россия архивлары һәм музейларында Г.Тукай мирасы; Тукайның тормышы һәм иҗаты мохитендә әдәби һәм иҗтыймагый чолганышлар; Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатының фәнни һәм мәдәни-иҗтимагый яктан өйрәнелеше; Г.Тукай исемен мәңгеләштерүне мәдәни күренеш буларак карау; Россиядә һәм чит илләрдәге Г.Тукай музейлары эшчәнлеге; Иске Татар бистәсендә Тукай эзләре.

Проектны оештыручылар хәбәр иткәнчә, чарада танылган тарихчылар, музей хезмәткәрләре һәм әдәбият галимнәре үзләренең хәзерге мәдәни мохиттә Габдулла Тукай мирасын өйрәнү барышындагы ачышлары белән уртаклашачак. Шулай ук шагыйрьнең әдәби һәм иҗтимагый мохите, аның фикердәшләре һәм дуслары Фатих Әмирхан һәм Сәгыйт Сүнчәләйнең архивлары турында сүз барачак.

Комментариев нет: