вторник, 9 апреля 2013 г.

МӨРӘҖӘГАТЬ.


ТатарстанРеспубликасы  Диния  нәзаратенә,
Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы
Камил хәзрәт Сәмигуллинга,
Татарстан мөселманнарының Корылтаена

                       МӨРӘҖӘГАТЬ.


   Хөрмәтле мөселманкардәшләр, милләттәшләр!
   Әгәр исегездә булса, Татарстан Диния нәзаратен моннан 20 ел элек без –бер төркем дин әһелләре һәм татар милләтчеләре төзегән идек, бу вакыйга 1992елның 21 августында Чаллы шәһәрендә булган иде. Моннан соң республикада да,мөселманнар тормышында да, Диния нәзаратендә дә күп үзгәрешләр булды, яхшысында, начарын да күрдек, күп нәрсәләргә халыкның күзе ачылды. Инде барыбыз даилдә дә, диндә дә зур үзгәрешләр алдында торабыз, шулардан чыгып, алга табамилләтебезнең дә язмышы хәл ителәчәк. Шуңа күрә без, татар милли хәрәкәте, бувакыйгаларга битараф кала алмыйбыз һәм Татарстан мөселманнарының булачак Корылтаена,сайланачак яңа мөфтигә үз тәкъдим-киңәшләребез белән мөрәҗәгать итәргә булдык.
  Соңгы елларда мөселманнарны төркемнәргә бүлеп, үзара бәрелештерү өммәткәдә, милләткә дә зур зыян китерде, диннең нигезләрен какшатты. Алга табамөселманнарны ваххабиларга, суфыйларга, хисбуларга, нурсичыларга, диндошманнары уйлап тапкан тагы әллә кемнәргә бүлеп, үзара бәрелештерүне туктатунысорыйбыз, биш вакыт намазын укый икән – ул инде безнең мөселман кардәшебезбулырга тиеш, гөнаһлары өчен үзе Аллаһ алдында җавап бирер. “Традиционислам”, дип, диндә булмаганны уйлап табып, милләтне яңадан мәҗүсилеккәэтәрүне   туктатуны сорыйбыз, без Аллаһдинен традицион һәм традицион булмаганнарга бүләргә тиеш түгел.  Шулай ук күбрәк вакытны инде дингә килгәнмөселманнарны тикшерүгә түгел, ә әле дингә килмәгән милләттәшләребез беләнэшләүгә бирергә кирәк, дип уйлыйбыз, чөнки халкыбызның әле 80-90 проценты –намазсыз, бөтен көчне шуларны дингә өндәүгә бирергә кирәк.
  Үзегез беләсез, халыкның тормышы бик авыр, илдә гаделлек юк, дәүләтнекенһәм халыкныкын талау, алдау дәвам итә, җинаятьчелек, эчкечелек, нарокомания,зина “чәчәк ата”. Татар тормышында да хәрам күп. Халык сездән гадел сүз, яхшыүрнәк көтә, хөрмәтле дин әһелләре!  Үксезләр,бәхетсезләр, эшсезләр, йорт-җирсезләр, акчасызлар, фәкыйрьләр сезнең ярдәмне,җылы сүзне көтә.  Түрәләрдән түгел,Аллаһтан куркыгыз, байларны түгел, гади халыкны яклагыз! Сез хаклык өченкөрәшсәгез, халык та сезнең белән булыр, иншаАллаһ!
  Соңгы ун-унике елда, бернинди гаепсезгә, нахак бәлаләр ягып, йөзләгәнмөселман-татарны төрмәләргә утырттылар, мәчет-мәдрәсәләрне яптылар, меңләгәндини китапларны закон белән тыйдылар. Нахакка төрмәләрдә газап чиккән бумөселман кардәшләрне, ишекләренә йозак салынган мәчет-мәдрәсәләрне, караисемлеккә кертелгән изге китапларыбызны яклап сезнең үз сүзегезне әйтер вакытҗитте, хөрмәтле дин әһелләре, мөфти һәм муллалар, югыйсә, чират сезнең үзегезгәдә килеп җитәргә мөмкин. Узган елларда хаксызга эш урыннарыннан алынганмуллаларны да яңадан имамлыкка кире кайтарырга тәкъдим итәбез, чөнки алармилләт өчен кирәкле кешеләр.
    Читилләрдә, шулай ук гарәп илләрендә һәм Төркиядә белем алып кайткан мөселманкардәшләребезне этеп-төртеп йөртүдән дә туктарга кирәк. Алар зур гыйлемгә иятатар яшьләре иде, әмма хакимиятнең кырын каравы аркасында, милләт тормышындаүз урыннарын таба алмадылар, нәтиҗәдә, аларның кайберләре төрмәдә, кайберләрекабердә, кайберләре яңадан чит илләргә китте, күпчелеге базарда чалбар сатып тамагынтуйдыра. Гыйлемле бу ир-егетләрне яңадан милләт тормышына, мәчет-мәдрәсәләргәкайтару – Татарстан Диния нәзарате алдында торган зур бурыч. Шулай укмәчетләрдә яшьләргә-картларга бүленеп тарткалашуны  да туктатырга кирәк, намазын дөрес укымый,дип, органнарга әләк белән чабуны бетерергә кирәк, мәчет-мәдрәсәләрне басыпкиткән күзәтү камераларыннан котылырга кирәк, барыбызны да һәрдаим Аллаһкамерасы күзәтеп торганнын бер мизгелгә дә онытмаска кирәк!
   Безшулай ук Татарстан мәчет-мәдрәсәләрендә үз ана телебезнең - татар теленеңөстенлек итүен дә таләп итәбез, мәчетләрдә җомга вәгазьләре, эш һәм аралашутеле  татарча булырга тиеш. Безнеңмилләтебез Аллаһны “Бог” дип кабул итмәячәк, үз телен белмәгән һәм аңатүбәнәйтеп караган имамнар артыннан бармаячак. Безнең телебез дә, милләт булыпяшәвебез дә - Аллаһның бүләге һәм амәнәте, һәм шушы изге төшенчәләрне без заманахырына кадәр сакларга тиешбез.
  Татарстандагы һәм Россиядәге күпчелек мәчетләр милли хәрәкәтнең башлапйөрүе һәм ярдәме белән төзелсәләр дә, рәсми мөфтиятләрнең татар милли хәрәкәтебелән элемтәләре бик аз. Югыйсә, без барыбыз да бер юлда хезмәт итәбез бит – төпмаксатыбыз милләтебезне саклап калу, аны ислам диненә өндәү, җәмгыятьтәгаделлек урнаштыру. Алга таба эшләребезне тәңгәлләштереп алып бару өчен,Татарстан Диния нәзаратендә татар милли хәрәкәтеннән вәкилләр булырга тиеш, дипуйлыйбыз һәм  шушы уңайдан, татар миллихәрәкәте имамы Гомәр хәзрәт Батыршаны (Айрат Шакиров, Биектау мәчетенең элеккеге имамын)мөфтинең ярдәмчесе, урынбасары яки киңәшчесе сыйфатында тәкъдим итәбез. Шулайук Татарстан Диния нәзарате бинасының заманында татар милли оешмалары бинасыикәнен искә төшереп, анда хәзер дә татар милли хәрәкәте вәкилләренең үз урыныбулырга тиеш, дип уйлыйбыз. (Исегезгә төшерәбез – бу бинаны 1991-1992 еллардаТатарстан халык депутлары Фәүзия Бәйрәмова һәм Марат Мулюков озак вакытларартыннан йөреп алганнар иде, анда Татар иҗтимагый үзәге, “Иттифак” партиясе,Милли Мәҗлес, “Азатлык” татар яшьләре берлеге һәм тагы дистәгә якын миллиоешмаларның офисы булды. Бинаны 1996 елның сентябрендә, бина өчен түләмәделәр,дигән сылтау белән, суд ясап милли хәрәкәттән тартып алдылар һәм Диниянәзаратенә бирделәр.)
  Күзәтүләрдән күренгәнчә, Татарстан Диния нәзаратенә җитәкчелеккә яшьләркилә, яшь мөселман-татарлар командасы килә. Илдә бик болганчык чорда, халыкныңҗәмгыятьтәге гаделсезлеккә карата кискен ризасызлык белдергән заманда,инкыйлаб-революция давыллары алдыннан дин башына килә бу яшьләр. Дөньяныңасты-өскә килгәндә, динне, милләтне, республиканы саклап калырга көчләреҗитәрме аларның? Бер Аллаһка таянсалар һәм тәвәккәллек кылсалар, ахыргачамилләт белән, халык белән бергә булсалар, нинди шартларда да хаклык өченкөрәшсәләр һәм гаделлек яклы булсалар, Раббыбыз аларны ярдәменнән ташламас,иншаАллаһ! Олылар белән киңәшеп, яшьләр белән берләшеп, кода-кодагыйлыкка,көнчелеккә, әләккә, куркаклыкка, куштанлыкка, үч алуга урын калдырмыйча, шәхсибайлык артыннан кумыйча, гамәлләренә рия кертмичә, Аллаһ ризалыгы өченэшләсәләр, милләтебезгә дә, өммәтебезгә дә файда китерерләр, дип өметләник.

                                        Фәүзия Бәйрәмова,
                    Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе.
                                         9 апрель, 2013 ел.
  

Комментариев нет: