воскресенье, 30 июня 2013 г.

Мөселман киеме фестивале - Гран-прига лаеклар юк?

Мөселман киеме фестивале - Гран-прига лаеклар юк? (ФОТО)
27 июнь көнне Казанда мөселман киемнәре тегү белән шөгыльләнүче дизайнерлар арасында «Islamic Clothes» дип исемләнгән фестиваль узды. Гран-при өчен 13 коллекция үзара көч сынашты. Кызганычка каршы, аларның берсе дә әлеге бүләккә ия була алмады.

Чара Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия мөселман хатын-кызлары берләшмәсе тарафыннан оештырылды. Беренчеләрдән булып тамашачыларны республика мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батырсәламләде. «Бу бәйге кешенең матурлыкка омтылышын чагылдыра. Әлеге үзенчәлек исә безнең Аллаһы Тәгалә тарафыннан яратылган булуыбызны тагын бер кат ассызыклап күрсәтә», - дип белдерде ул үзенең чыгышында.

Казанда мөселман киеме модасы аеруча популяр

Конкурста катнашырга теләк белдереп, барлыгы 50 гариза тәкъдим ителгән. Мәртәбәле жюри әгъзалары шулар арасыннан иң яхшы дип табылган 13 коллекцияне сайлап алган. Аларның 12се  -Татарстан модельерларыныкы һәм бары тик бер коллекция генә Мәскәү шәһәре дизайнеры тарафыннан әзерләнгән.

Залдагы тамашачыларның күбесе  хатын-кызлар булуын да ассызыклап китәргә кирәктер. Тик бу - дефиледа бары тик мөселман хатын-кызлары киемнәре генә тәкъдим ителде дигән сүз түгел. Махсус мөселман ир-атлары өчен дип әзерләнгән коллекция гади булуына да карамастан, ерактан ук күзгә ташланды. Ул шунда ук игътибарны җәлеп итәрлек кием буларак истә калды.

Конкурс мөселман киемнәренең ни дәрәҗәдә матур була алуын күрсәтә

Гомумән, дефиледа катнашкан барлык коллекцияләр дә матур һәм игътибарга лаек иде. Аларны киеп урамга чыккан мөселман кызларына игътибар итми мөмкин түгел. Аның каравы, бу юлы жюри әгъзалары коллекцияләрнең берсен дә «иң яхшы» дип аерып күрсәтә алмады. Шуңа күрә, быелгы конкурста иң зур бүләк - Гран-при тапшырылмады.

«Әлеге коллекцияләр арасыннан берсен генә аерып күрсәтү мөмкин түгел, шуңа күрә быел Гран-при бүләген тапшырмаска уйладык», - дип аңлатты әлеге карарны жюри рәисе Надежда Әюпова.

Шулай да, конкурста катнашучыларның барысы да диплом һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар. «Сез мөселман киеменең ни дәрәҗәдә матур һәм зәвыклы була алуын күрсәттегез», - дип белдерде төп оештыручыларның берсе, Россия мөселман хатын-кызлары берләшмәсе рәисе Наилә Җиһаншина.

Рәмзия ЗАКИРОВА. Шамиль АБДЮШЕВ фотолары

Комментариев нет: