среда, 5 июня 2013 г.

“Классик технологияләр” кире кайта

Азәрбайҗан, Украина һәм Русиядә үзгә фикерле кешеләргә каршы көрәш элекке алымнар белән алып барыла – наркотик һәм порно китаплар "табыла".


лекке Советлар Берлегенең кайбер илләрендә хакимиятләргә ошамаган фикердә булучылар барысы да порно китаплар укып яткан наркоманнар дигән тәэсир калырга мөмкин. 


Соңгы берничә айда Азәрбайҗанда Мөхәммәд Азизов, Дашгин Маликов, Талеһ Багиров, Рашад Рамазановлар наркотик куллануда гаепләнеп кулга алынды. Азизов һәм Маликов – оппозиция активистлары. Багиров – имам. Рамазанов – блогер. Аларның барысы да теге яки бу юл белән президент Илһам Алиев хөкүмәтен тәнкыйтьләгән өчен эзәрлекләнгән кешеләр.

"Бездә сәяси тоткыннар юк"

Оппозицияне наркотик куллануда "фаш итү" бер Азәрбайҗан өчен генә хас әйбер түгел. Русия һәм Украинада, шулай ук Беларуста хакимиятләрне тәнкыйтьләүчеләр өйләрендә порно китаплар тотуда, балык уылдыгын яшереп сатуда гаепләнеп төрмәгә ябыла.

Азәрбайҗанда журналист Әйнулла Фатуллаев рөхсәтсез наркотик ташуда гаепләнеп 2010 елда 2 ел 6 ай төрмәгә хөкем ителдеАзәрбайҗанда журналист Әйнулла Фатуллаев рөхсәтсез наркотик ташуда гаепләнеп 2010 елда 2 ел 6 ай төрмәгә хөкем ителде
"Мондый гаепләүләр белән андый илләр аннары "бездә сәяси тоткыннар юк" дип әйтә ала", ди Лондонда урнашкан Amnesty International хокук яклау оешмасы белгече Һезер Макгилл.

Лондондагы белгеч белән Бакуның үзендә яшәүче хокук яклаучы да килешә.

"Соңгы 20 елда журналистлар кулга алынмаган бер ел да булмады. Алар наркотик куллануда гаепләнеп кулга алына яки яла ягуда гаепләнә. Сайлау якынлашканда басымның тагын да артканы күренә", диде хокук яклаучы.

Азәрбайҗанда президент сайлавы 16 октябрьгә билгеләнгән.

Соңгы айларда булган хәлләр

Башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе урынбасары Фәнзил Әхмәтшин әйберләрендә Сомали балаларына ярдәм итү өчен барган сәфәреннән кайтышлый "1,5 грам наркотик табалар". Илгә канунсыз төстә һероин кертүдә һәм дини, милли юнәлештәге коткы таратуда гаепләнеп Әхмәтшин 4 ел 6 ай төрмәгә хөкем ителә. Үзе ул барлык гаепләүләрне дә кире какты. Әхмәтшиннең бу сәфәрен Төркиядә урнашкан Кеше хокуклары, иреклек һәм һуманитар ярдәм вакыфы оештырган иде.

“Бу – тулаем бер провокация. Әхмәтшинның актив иҗтимагый эшчәнлегенә зыян китерер өчен яки нокта куяр өчен эшләнгәндер бу эш. Гаепсез кешегә гаеп тагу шулай эшләнелә. Бу бит "классик технологияләр", дип белдерде Азатлыкка вакыфның матбугат вәкиле Самәт Доган.

Иваново өлкәсенең Тейково шәһәрендә май аенда гыйбадәт йортында тентүләр вакытында ФСБ “тыелган дини китаплар һәм 86 грам шартлаткыч” тапкан. Аннан алда Мәскәү өлкәсенең Орехово-Зуево шәһәрендә “Мәскәүдә террор һөҗүмнәрен әзерләп ятканда” террорда катнашы булуда шикләнелгән бер төркем мөселманнар кулга алынды. Аларның берсе, Роберт Әмирханов 20 июльгә кадәр сак астында булачак. “Террор әзерләүчеләрдә” Калашников автоматы һәм 25 патрон табылды.

Соңгы елларда булган очраклар

Уфада яшәүче хокук яклаучы Әлмира Жукованы 2010 елданаркополиция тоткарлады. Адвокат ханымны машинага җирдән сөйрәп алып барып утыртканнар. Аннан алда аның кызы Алинә Жукова кулга алынган иде. Әнисе сүзләренә караганда, аның авызын каерып ачканда ике тешен сындырганнар, шул вакытта сумкасына наркотик ташлаганнар. Әлмира Жукова моны үзенең эшчәнлеге "җимеше" дип исәпләвен әйтте.  Жукова торак-коммуналь өлкәдәге төрле җинаятьләрне тикшерү, мөселманнарны яклау белән танылган адвокат.

Таисия ОсиповаТаисия Осипова
Оппозициядәге "Башка Русия" хәрәкәте активисты, наркотик сатуда гаепләнгән Таисия Осипова 2011 елда 10 еллык колониягә хөкем ителде. Соңрак югарырак мәхкәмә, гаепләүчеләр аны дүрт елга иректән мәхрүм итүне сораса да, бер шаһит ялганны күрсәтә торган җиһаз белән тикшерелеп наркотикның аңа тоткарлаучылар тарафыннан ташлануын расласа да, биш яшьлек кыз анасы Осипова каты авыру булса да, аңа сигез еллык колония җәзасы билгеләде.

Оппозициядәге "Берләшкән ватандашлар фронты" активистлары да даими рәвештә тузга язмаган гаепләүләр белән кулга алына. 2008 елда Әстерханнан кайтканда оешманың Петербур бүлеге рәисе Ольга Курносованың әйберләре тикшерелә. Аның бер банка балык уылдыгы алына. Курносова "канунсыз товар" ташуда гаепләнә.

2010 елда Украинада Винница кеше хокуклары оешмасы координаторы Дмитро Гройсман үзенең блогында сатирик язмалары һәр рәсемнәре өчен кулга анына. Аңа порнография тарату һәм дәүләт байрагын мыскыл итү гаепләүләре белдерелә.

"Алар (полиция) минем эш урыныма порнографиягә каршы һәм байракны мыскыл итүгә каршы көрәш сәбәбе белән бәреп керде, безнең барлык документларны алып китте, алар арасында БМО качаклар агентлыгының яшерен документлары бар иде. Оешмабызның эше алты айга туктап калды," диде Гройсман Азатлыкка.

Узган ел Беларуста журналист һәм хөкүмәттән бәйсез, инде ябылган бер оешма башлыгы Алеһ Волчек "халык алдында сүгенгәне өчен" тугыз көн төрмәдә утырып чыкты. Үзе ул бу җәзаны өч көн алдан полициянең пикетчыларны кыйнавы турында мәкалә язганы өчен алганын фаразлый. http://www.azatliq.org/content/article/25008042.html

Комментариев нет: