пятница, 7 июня 2013 г.

Сабантуйлар: Прагадан алып Миңгәргә кадәр!

Сабантуйлар: Прагадан алып Миңгәргә кадәр!
Дөньяның төрле почмагында сибелеп яшәүче татарлар Сабантуй бәйрәмнәрен гөрләтә. Татарстан, Россия генә түгел, чит мәмләкәтләрдә дә әлеге бай тарихы булган күңел ачу бәйрәме зурлап уздырыла.

Быел барлыгы 24 чит илдә 72 Сабантуй оештыру каралган. Швециянең Стогольм, Англиянең Лондон, Американың Вашингтон, Төркиянең Истамбул һ.б.шундый зур шәһәрләрдә татарлар бәйрәмне уздырып җибәрергә дә өлгерде, дип хәбәр итә, Бөтендөнья татар конгрессыннан Ленара Кутеева.

Төп милли бәйрәмебезне 9 июньдә - Прагада, ә 15-16 июнь көннәрендә Польша һәм Германияда яшәүче милләттәшләребез бәйрәм итәчәк. Кытайда исә быел ике Сабантуй узачак - 29 июнь көнне һәм 5 июльдә. Ригалылар татар мөһитен 29 июньдә тойса, Алма-Ата халкы 16 июньдә бәйрәм итәр дип көтелә. Чит төбәкләрдә узачак бәйрәмнәрдә Татарстаннан да вәкилләр актив катнаша.

Сабантуй - гасырлар буенча, нинди генә зилзиләләр булмасын, бик зур, бик тансык, бик шатлыклы, күңелләрне рәхәтләндерә торган милли туй булып, бу көнгә кадәр үзенең әһәмиятен югалтмаган мәдәни байлыгыбыз, дип раслый фольклор галимнәре.

Тарихы бик тирәннәргә, әллә-ничә мең елларга җиткән халык бәйрәме - Сабантуй XXI гасырда да татар милләтен таныту, аның рухи бердәмлеген, мәдәниятен, телен саклау чарасы, символы буларак яшәвен дәвам итә. Бәйрәмнең бөеклеге, дәрәҗәсе милли үзаңыбызда көннән-көн югары урын ала бара. Татарның гасырларны гасырларга бәйләүче олы бәйрәме инде дөнья бәйрәменә әверелеп бара - аны бер Татарстан гына түгел, Россия һәм хәтта чит илләрдә дә билгеләп узу моңа дәлил булып тора.

Башкалабыз Казанда Сабантуе Универсиада вакытында 13 июль көнне узачак. Ә республиканың авыл, район һәм шәһәр Сабантуйлары исә 8-9 июньдә үтә. Чаллы белән Түбән Камада бәйрәм 15 июньдә булачак. Шунысын да искәртеп узасы килә, Австралиянең Аделаида каласында милли бәйрәмне 15 декабрьдә үткәрәчәкләр, чөнки бу вакытта биредә җәй уртасы була.

Татарстанлылар яратып көтеп ала торган Миңгәр кичке Сабан туе 9 июнь көнне үзенә чакыра. Саба районы халкы гына түгел, ә республикабызның төрле җирләреннән киләләр әлеге үзенчәлекле бәйрәмне күрергә. Татарның күренекле артистлары, чын татар батырлары белән беррәттән гади халык та бу бәйрәмдә бик теләп катнаша. Әлеге Cабантуй уеннарга, төрле тамашаларга бай булачак, дип ышандыра чараны оештыручылар. Күбекле дискәтүк яшьләрнең күңелләренә бигрәк тә хуш килер, ә бәйрәм салюты Сабан туен тагы да истә калырлык итәчәк. Ялларыгыз күңелле узсын!

Мөршидә КЫЯМОВА

Комментариев нет: