воскресенье, 7 июля 2013 г.

Татарстанда җил тегермәне эшли башлады

  • Татарстанда җил тегермәне эшли башлады
Тормышыбызда этнотуризм юнәлеше киң урын ала бара. Татарстанда аның беренче карлыгачлары пәйдә булды. Ачык һавадагы беренче этномузей Яшел Үзән районының Исаково авылында үз ишекләрен ачты.

Мәскәү юлында утыручы әлеге комплекс әллә каян үзенең җил тегермәне белән каршылый.


Борынгы корылмаларны күреп, кызыксынып кергән юлчылар үзләре дә сизмәстән 18-19 гасырдагы татар авылына килеп эләгә. Чыннан да, әлеге этнографик музей борынгы татар авылының тормышын, көнкүрешен гәүдәләндерә. Биредә Татарстанда эшләүче бердәнбер җил тегермәнен дә күрергә, аның ничек эшләгәнен тамаша кылырга мөмкин. Ачык һавадагы этнография музее директоры Дамир Камалетдинов сүзләренә караганда, Җил тегермәнен Биектау районы Киек авылыннан китергәннәр. Монда бодай тарттырып, он эшлиләр. Шул оннан музей кунакларына коймак, икмәк тә пешереп ашаталар икән.


Моннан тыш татар авылында кара мунча, тимерче, чүлмәкче, крестьян йорты да урнашкан. Атны ничек дагалаганнарын, чүлмәк ясаганнарын, киндердән палас тукыганнарын һәм әби-бабаларыбызның башка кылган һөнәрләре белән танышасыгыз, күрәсегез килсә .ачык һавадагы музей хезмәткәрләре бик рәхәтләнеп кызыксынуыгызны канәгатьләндерер.

Музейда кош-корт, төрле хайваннарны да сыйпап карарга рөхсәт ителә. Әлеге проектны оештыручыларның төп максаты – үткәннәребезне хәтерләтеп тору, ди музей җитәкчеләре. Мәктәпләрдәге тарих, туган якны өйрәнү, әдәбият дәресләрен үткәрү өчен дә менә дигән җирлек бу.


Этнография музее Зөя елгасының матур урынында урнашкан, атаклы Зөя утравы да кул сузымында гына. Бәлкем киләчәктә туристлык маршрутына да кертелер дип ышана музейны оештыручы энтузиастлар.

Этнопроект фотоларын монда карарга мөмкин.

Мөршидә КЫЯМОВА

Комментариев нет: