суббота, 3 августа 2013 г.

Милли оеткы кечкенәдән салына

Милли оеткы кечкенәдән салынафото: mc-idel.ru
Чит төбәкләрдә гомер итүче татар балалары өчен оештырыла торган “Милләтебез хәзинәләре” җәйге лагеры быел 5-18 август көннәрендә эшлиячәк. 13 ел рәттән “Идел” яшьләр үзәге тырышлыгы белән узучы бу лагерьның максаты – баланың игътибарын яшьтән үк милли мәсьәләләргә, милли мәдәнияткә юнәлтү.
Татар федераль милли-мәдәни автомиясенең аппарат җитәкчесе Миләүшә Шарапова шәхсән үзе әлеге лагерь башлангычында торган. Милли мәсьәләләргә игътибар кешедә кече яшьтән үк тәрбияләнергә тиеш, дип саный ул. “Татарстаннан читтә торган татар балалары да үзләрен милләтнең бер кыйпылчыгы итеп хис итәргә тиеш. “Милләтебез хәзинәләре” лагерендә 14 көн эчендә татар теленә тулысынча өйрәтеп булмый. Шулай да, биредә татар мөхитендә алар тарих, мәдәният, милли ризык, һөнәрләр белән тулысынча танышырга өлгерә. Башка еллардан аермалы буларак, 14 көн дәвамында балаларга татар теле укытылу практика белән үрелеп барачак. Әйдәманнарны Татарстаннан гына түгел, татарлар яшәгән башка төбәкләрдән дә җәлеп иттек. Тарих, бию, кул эшләре, журналистика, милли көрәш, татар ашлары буенча оештырылган иҗат остаханәләрендә алар яңа һөнәрләргә өйрәнә алачак, алар өчен мастер-класслар да оештырыла”, - дип сөйләде Миләүшә ханым Шарапова журналистлар өчен оештырылган очрашуда.

Быел “Милләтебез хәзинәләре” сменасында Татарстан һәм Казахстан республикаларыннан, Россиянең 12 төбәгеннән җыелган 167 бала көтелә. Алар 5-18 август көннәрендә “Идел”(“Волга”) Яшьләр үзәге базасында (Боровое Матюшино) ял итәчәк. “Программа буенча, балаларга күп төрле сәяхәтләр дә оештырыла: Казан каласының истәлекле урыннарына, Изге Болгарга экскурсия, шулай ук кичке Казан күренешләрен тамаша кылганда, Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрына барып, “Башмагым” спектаклен тамаша кылачакбыз. Лагерь эшләү дәверендә акцияләр уздыру гадәте кереп бара. Шулай ук әти-әниләргә хат язу, Г.Камал театры каршындагы мәйданда сменаны билгеләп узу уңаеннан 13 күк фонарын һавага очырту кебек чаралар булачак. Әти-әниләр тыныч булсын - бездә балалар сәламәтлекләрен дә ныгыта. Лагерьда иң актив булган балалар “Яшь татар лидеры мәктәбе”нә сайлана”, -дип сөйләде “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Төхвәтуллина.

Башлыча лагерьга 10-16 яшьтән балалар кабул ителә. Төбәкләрдә эшләүче милли оешмалар аша килгән бу балалар киләчәктә үзләрендә дә милли тормышны җанландыручы милләтпәрвәрләр булып җитешә. Лагерь җитәкчелеге раслаганча, араларында Казанның югары уку йортларында белем алырга килүчеләр дә аз түгел икән.

Мондый эчтәлекле ял лагерьлары Россиянең башка өлкәләрендә дә оеша башлаган. Мәсәлән, Удмуртия, Ульяновски һәм Иваново татарлар да үз балалары өчен шундый лагерьлар ачкан.

“Милләтебез хәзинәләре” лагерен киләчәктә ел дәвамында эшләтү өмете дә юк түгел проект авторларының.

Мөршидә КЫЯМОВА

Комментариев нет: