пятница, 11 октября 2013 г.

Чаллының "Азатлык" яшьләре Хәтер көненә җыена

“Азатлык” татар яшьләре берлегенең Чаллы бүлеге еллык җыенын уздырды. Анда рәис итеп кабат Илмир Салих сайланды, Хәтер көненә бару турында сөйләшенде, резолюция кабул ителде.
Ел дәвамында башкарылган эшләр турында рәис Илмир Салих чыгыш ясады. Делегатлар үз чыгышларында бүлек эшенә “әйбәт” дигән бәяне бирде. Биредә кабул ителгән резолюциядән күренгәнчә, “Азатлык” яшьләре алга таба да Татарстанның мөстәкыйльлеге юнәлешендә эшләргә җыена. Әлеге җыенда шулай ук 12 октябрьдә Казанда узачак Хәтер көне җыены уңаеннан да фикер алышу булды. Биредә әйтелгәнчә, яшьләр катнашу белән генә чикләнмичә оештыру эшләренә дә ныклап өлеш кертә. Илмир Салих шушы хактагы сөйләшүне “үзен татар дип санаган һәр кеше шушы чарада катнашырга тиеш”, дип тәмамлады. Без Хәтер көне алдыннан Чулман төбәгендәге милли хәрәкәт оешмалары җитәкчеләренең дә нинди әзерлек алып барулары хакында белештек. Түбән Кама ТИҮе рәистәше, Алабуга аксакаллар шурасы рәисе Раиф Галиев әйтүенчә, түбән камаларны Казанга алып бару өчен кырык кеше сыешлы автобус ялланган. Ә менә Алабугадан ТИҮ рәисе Рәфыйк Мәхмүдов унсигез кешелек кечкенә автобус юллаган. Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов сүзләренчә, чаллылар Казанга җитмешләп кешене алып бару җаен тапкан. Шушы максаттан баручыларга 700-әр сум акча бирелгән. “Акча бару-кайту өчен бирелде, теләк белдергәннәр җиңел машиналарда, автобусларда барачак”, диде ул. Азатлык җыенында шулай ук рәис сайлау мәсьәләсе дә куелган иде. Чөнки бу еллык хисап җыены һәм яңа рәис сайлау да җыен карамагына кертелгән иде. Былтыр сайланган рәис Илмир Салих хисап тотканнан соң бертавыштан кабат “Азатлык” татар яшьләре берлегенең Чаллы бүлеге рәисе итеп сайланды. Җыенда әлеге берлек рәисе Наил Нәбиуллинның урынбасары Рәфыйк Кәримулла, төрки яшьләр берлегенең шәрәфле президенты Тәлгат Әхмәдишин, татар милли хәрәкәте әйдәманы Зиннур Әһлиуллин да катнашты. Берлек яшьләре әлеге җыенны хәләл чәйханәдә уздырды. Әлбәттә, аны күләмлерәк, кешеләр күбрәк җыярлык урында уздыру зарурлыгы да каралгандыр. Ләкин “өч кешедән артык җыелырга ярамау”, җыелсаң да ни хакында сөйләшәчәгең хакында хакимият оешмаларына белдерергә тиеш булулар аркасында, җыенның шулай чәй өстәле артында узуы гаҗәп тоелмастыр. ”Азатлык”ның Чаллы бүлеге рәисе итеп Илмир Салих сайланганнан соң кайбер юнәлешләргә караган чыгышлар да булды. Алар арасыннан кабат сайланган рәис Илмир Салих, Тәлгат Әхмәдишин, Булат Гатин, шушы бүлекнең элекке рәисе, идарә әгъзасы Дамир Шәйхетдин дә бар иде. Җыенда корылтай исеменнән резолюция дә кабул ителде. Резолюциядә “Азатлык” татар яшьләре берлегенең Чаллы җыены делегатлары, Русиядә соңгы елларда алып барылган милли сәясәтне һәм шуның нәтиҗәсендә Татарстанда килеп туган вазгыятьне истә тотып, берлекнең иҗтимагый-сәяси эшчәнлеген активлаштырырга, милли бәйсезлеккә ирешү юлында заманча алымнар белән һәм халыкара кануннар нигезендә көрәш алып барырга дигән карарга килә", диелә. http://www.azatliq.org/content/article/25134178.html

Комментариев нет: