воскресенье, 10 ноября 2013 г.

Башкорт яшьләре милли әйдәманнарны эзәрлекләүгә каршы чыкты

Башкорт яшьләре оешмасы полиция көнендә милли әйдәманнарны эзәрлекләүгә каршы пикет үткәрде. Әйдәманнарны якларга җитмешләп кеше җыелды
http://www.azatliq.org/content/article/25163942.html

Милли әйдәманнарны эзәрлекләүгә каршы чыгучылар
Чара республика һөнәр берлекләре бинасы каршына куелган Мостай Кәрим һәйкәле янында узды. Анда җитмешләп кеше катнашты. Күпчелеге яшьләр иде. Кулларда: "Башкортстанда чиновниклар халыклар хокукын чүп урынына күрә", "Күк бүре" – азатлык өчен", "Күк бүре" – демократия өчен", "Азат Сәлмәновка басымны туктатыгыз!", "Конституциягә каршыларны җаваплылыкка!", "Хакимияттә утырган төп халык 30 проценттан да ким  булмаска тиеш!" кебек шигарьләр күрергә була иде. 

Чараны "Күк бүре" оешмасы рәисе урынбасары Рәмзил Байназаров алып барды. Ул чараның махсус полиция көнендә узуын атады. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Шул ук вакытта каршылык чарасының башкорт милли хәрәкәте әйдәманнарын эзәрлекләгән полиция хезмәткәрләренә генә  каршы оештырылуын әйтте.

Фаил АлсыновФаил Алсынов
Беренче булып сүзне оешманың хокук бүлеге рәисе урынбасары Фаил Алсынов алды. “Бу пикетта болай аз гына кеше катнашуга бүген узган икенче чара сәбәпче. Ул – КВН, ягъни Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы (ШТК) утырышы узуы. Аны  кеше килмәсен өчен махсус шушы көнгә билгеләгәннәр. Интернетта барган челтәрдә безне яклап чыгыш ясаучылар бик күп иде. Алар ШТКны яклаган булып чыкты. Башкорт милли әйдәманнарын эзәрлекләү тарихтан килә. Моның өчен Салават Юлаев, Зәки Вәлиди, Шәехзадә Бабичларның эзәрлекләнүен искә төшерү дә җитә. Без бергә булырга тиеш, югыйсә, берәм-берәм чүпләп бетерәчәкләр”, диде ул.

"Күк бүре" оешмасы рәисе урынбасары Руслан Габбасов: "Соңгы елларда башкорт милли хәрәкәте әйдәманнары Артур ИделбаевАйрат Дилмөхәммәтов, Фәнзил Әхмәтшиннарга каршы җинаять эшләре ачтылар. Фәнзил исә бер гаепсезгәирегеннән мәхрүм ителде. Инде оешмабызның рәисе Азат Сәлмәнов гаиләсенә карата басым башланган. Аны һәм гаиләсе әгъзаларын тикшерү бара. Азатның әти-әнисе яшәгән фатирга полиция бәреп кермәкче булган. Алар мәхкәмә карарыннан башка фатирга кереп, сөйләшергә теләүләрен әйткәннәр. Бу "Күк бүре"не соңгы чорда дәүләткә каршы хәрәкәттә гаепләү  нәтиҗәсендә эшләнә. Ләкин "Күк бүре" үзенең эшләрен Русия Конституциясе чикләрендә алып бара. Шулай булгач, "Күк бүре" әгъзаларын эзәрлекләүче полиция хезмәткәрләре үзләре  Конституцияне санга сукмый, гражданлык җәмгыятенә каршы кешеләр булып чыга", дип чыгыш ясады.

Динар ӘхмәтшинДинар Әхмәтшин
Динар Әхмәтшин: "Без үз җиребездә яшибез. Туган телебездә уку, халкыбызның мәдәниятен үстерү, гореф-гадәтләрен саклау өчен көрәшәбез. Болар һич кенә дә җинаять була алмый. Интернетта безнең көрәштәшләр бик күп, ләкин алар интернет көрәштәшләр генә булып чыкты. Мин яшьләрне эчмәскә, милли мәнфәгатьләр өчен активрак көрәшергә чакырам”, диде.

Чара ахырында "Күк бүре" оешмасы рәисе Азат Сәлмәнов резолюция белән таныштырды. Анда шундый юллар бар: "Республикада "Башкортларны тукма!" дип кычкырып милләттәшләребезгә һөҗүм итү очраклары булды. Полиция аларны хөкемгә тарттыру урынына үзләре башкорт җәмәгатьчелегенә нәфрәт белән карый һәм милли хәрәкәт җитәкчеләрен эзәрлекли. Аларның ысуллары – милли хәрәкәт җитәкчеләренең фатирларына керү, урамнарда куркыту, туганнарына басым ясау, интернетта пычрак сүзләр язудан гыйбарәт. Көч структураларының аерым хезмәткәрләре безне утызынчы елларга кайтарырга тели. Без демократик илдә яшәргә телибез, кеше хокукларын бозмауны таләп итәбез!"

Чыгышлар тәмамланып, пикет ябылгач, бер урыс егете чараны оештыручыларга "Сез күп хатын алуга ничек карыйсыз?" дип кычкырды. Башка провокация сораулары яудыра башлады. Аны башкорт яшьләре уратып алып, китүен таләп итте. Тарткалашка полиция дә килеп кысылды. Алар аңа китәргә кушты, ләкин егет: “Җәмәгатьчелек чарасында минем дә сүз әйтергә хокукым бар”, дип каршы килде. Полициягә исемен әйтүдән баш тартты. Үзенә каршы документлар язарга чакырды. Бу егетнең дусты әлеге хәлләрне видеокамерага яздырып барды. Ләкин полиция аны кулга алмады, читкә китеп бардылар. Чарага килүчеләр акрын гына тарала башлады. Әлеге урыс егете Азатлык хәбәрчесенә генә үзенең исем-шәрифләрен атап, Роман Васильев булуын әйтте.

Комментариев нет: